Мөфти дини лидерларның Глобаль саммиты эшендә катнаша

05 ноябрь 2024 ел 11:14
Мөфти дини лидерларның Глобаль саммиты эшендә катнаша

Бүген, җөмәдәл-әүвәл аеның 3нче көнендә (5нче ноябрьдә), Азәрбайҗан башкаласында – Баку шәһәрендә зур чара – климат үзгәрү буенча БМО Кыса конвенциясе (СОР29) конференциясенең 29нчы сессиясе кысаларында дини җитәкчеләрнең Глобаль саммиты ачылды. Ике көн дәвамында саммитта традицион диннәр вәкилләре, дини үзәк җитәкчеләре һәм дөньякүләм танылган дин әһелләре катнаша. Катнашучылар арасында шулай ук Татарстан Республикасы Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да бар.

Климат үзгәрүенең рухи-әхлакый аспектларын карау – югары дәрәҗәдә фикер алышу үткәрелә торган төп темаларның берсе булып тора. Дин әһелләре, дини кыйммәтләргә таянып, климат үзгәрүенә каршы торуның нәтиҗәле чараларын тәкъдим итәчәк.

Сор29 кысаларында дини оешмалар җитәкчеләренең Глобаль саммитында “Дөньякүләм диннәр яшел планетаны яклый” шигаре белән Баку декларациясен кабул итү һәм БМОның климат үзгәрүе турындагы Кыса Конвенциясе конференциясенең 29нчы сессиясенә мөрәҗәгать итү көтелә.

«Trend – новости Азербайджана» агентлыгы фотосы файдаланылды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы