Мәдрәсәләрдә “Экстремизмга – юк!” ачык дәресләре башланды

04 сентябрь 2018 ел 13:03
Мәдрәсәләрдә “Экстремизмга – юк!” ачык дәресләре башланды

Татарстанның барлык ислам уку йортларында “Экстремизмга – юк!” декадасы кысаларында ачык дәресләр үткәрелә. Мәдрәсә остазлары шәкертләргә ялган идеяләрдән сакланырга кирәклек турында лекцияләр сөйли.

Мисал өчен, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсендә ачык дәрес 1 сентябрь – Белем көнендә үтте. Мәдрәсәнең уку-укыту эшләре буенча мөдир урынбасары Аяз хәзрәт Мингалиев уку йортында эчке тәртип кагыйдәләрен аңлатты, шәкертләргә ялган идеяләрдән сакланырга кирәклек турында сөйләде. Дәрес барышында ул Россиядә тыелган оешмаларга, агымнарга тукталды һәм шәкертләрне алардан ерак булырга, тыелган китапларны укымаска һәм андагы идеяләргә иярмәскә чакырды. Ул күптөрле милләт һәм дин вәкилләре гомер кичергән җәмгыятьтә имин, тату яшәүнең мөһимлегенә тукталды. Быел мәдрәсәгә көндезге бүлеккә 12 шәкерт укырга керде. Шундый ук дәресне бүген, 4 сентябрьдә, 17.00 сәгатьтә Буа мәдрәсәсендә Гомәр хәзрәт Шиһапов алып барачак.

Ачык дәресләрнең чираттагысы 6 сентябрьдә "Мөхәммәдия" мәдрәсәсендә иртәнге унда узачак. Биредә дәресләрне ике төркемгә бүлеп уздырырга ниятлиләр, Марат хәзрәт Сәмигуллин һәм Зөлфәт хәзрәт Габдуллин алып барачак. Барлыгы 73 шәкерт катнаша.

Шул ук көнне Казан ислам көллиятендә ачык дәресне уку-укыту эшләре буенча мөдир урынбасары Исмәгыйль хәзрәт Биккинин алып барачак. Ачык лекциядә экстремизм, террорчылык төшенчәсенә ачыклык кертүдән башланып, аның хәвефлеген аңлату, ислам дине кануннарына каршы килгәнен җиткерү, төрле агымнар һәм секталарның куркынычы турында сөйләү белән үрелеп барылачак.

Җомга көнне исә Татарстанның берьюлы өч дини уку йортында ачык дәресләр узуы көтелә. Иң зур ачык лекция РИУның актлар залында көтелә. 14.30 сәгатьтә Россия ислам институтының дини фәннәр кафедрасы доценты, “Ислам агымнары һәм төркемнәре” дәреслеге авторы Дамир (Сәет хәзрәт) Шәһабиев шәкертләрнең сорауларына җавап бирәчәк. Әлеге чарада йөзгә якын шәкертнең катнашуы көтелә. Урыссуның “Фәнис” мәдрәсәсендә ачык дәрестә мөдир Марат хәзрәт Мәрданшин экстремизм күренешләрен булдырмый калу юллары турында сөйләячәк. Чаллының “Ак мәчет” мәдрәсәсендә мәдрәсә мөгаллиме Азат хәзрәт Шәрипов алып барачак. Ә менә Кукмара һәм Мамадыш мәдрәсәләрендә укулар октябрь аеннан башланачак. Әлеге уку йортлары да шәкертләренә беренче дәресне экстремизмның куркынычлыгы темасына багышларга ниятли. 23 сентябрьдә Кукмарада һәм 1 октябрьдә Мамадыш дини уку йортларында узачак.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы