Татарстанда «Экстремизмга – юк!» ункөнлеге уздырыла

04 сентябрь 2018 ел 12:56
Татарстанда «Экстремизмга – юк!» ункөнлеге уздырыла

Кичә Татарстанда «Экстремизмга – юк!» ункөнлеге башланды. Ункөнлек республикада милләтара һәм конфессияара татулыкны ныгыту, терроризмны һәм экстремизмны профилактикалау, шулай ук халыкта террорчылык һәм экстремизм идеологиясенә каршы фикер булдыру максатыннан уздырыла. Аның кысаларында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте яшүсмерләр һәм яшьләр аудиториясенә, шулай ук киң җәмәгатьчелеккә юнәлтелгән социаль чараларны гамәлгә ашыра.  

Соңгы еллар тәҗрибәсе күрсәткәнчә, иң нәтиҗәле чараларның берсе булып мәчетләрдә йөзләгән кешеләрне җыя торган җомга вәгазе санала. Моны истә тотып, 7 сентябрьдә Татарстан Республикасының барлык мәчетләрендә исламның һәм хәнәфи мәзхәбенең асыл кыйммәтләре, шулай ук кешелеккә карата җинаятьләр кылучы экстремистик төркемнәрнең ялган кыйммәтләренә багышланган вәгазьләр укылачак. Моннан тыш, вәгазьләрдән алынган файдалы мәгълүматны ныгыту һәм мөселманнарны ислам турындагы хаталы күзаллауларга иярүдән саклау максатыннан, мөфтият волонтерлары бу көнне махсус промо-акция оештырачак һәм мәчетләр янында «Ислам террорга каршы» дип исемләнгән тематик листовкалар таратачак.

Казанлылар һәм башкала кунаклары да махсус әзерләнгән роликларны карап, исламның асылын тирәнрәк аңлый алачак. Әлеге роликларда Изге Коръәннең ислам динен тотучыларны яманлык кылудан кисәтә һәм татулыкка, динебезне тирәнтен өйрәнүгә чакыра торган аятьләре, хәдисләре урын тапкан. Казанның «Барс ТВ» агентлыгы ярдәме белән бу роликларны метро станцияләрендә Казан метрополитенының барлык пассажирлары, шулай ук реклама мониторларында Казан сәүдә үзәкләренә килүчеләр күрә ала.

«Хозур» нәшрият йорты шулай ук аерым видео- һәм аудиотапшырулар  циклы әзерләгән:  «Хозур ТВ» телеканалы һәм «Азан» радиосы тапшырулар челтәрендә «Стереотипларсыз ислам» циклына аерым игътибар бирелгән.

Экстремизмга багышланган традицион профилактик ачык дәресләр  Татарстанның барлык мөселман белем бирү оешмаларында уздырылачак – шәкертләр исламның традицион кыйммәтләре турында лекцияләр тыңлый һәм үзләрен кызыксындырган сорауларын бирә алачак.

Ункөнлек барышында Татарстан мөхтәсибәтләре дә актив катнашырга ниятли. Биредә мөселман яшьләре вәкилләре катнашында хәйрия һәм спорт чаралары уздыру күздә тотыла. Алар арасында – балалар йортларында тәрбияләнүчеләргә ярдәм итүгә юнәлтелгән «Игелек игелек белән кайта» дип исемләнгән хәйрия акциясе, «Ислам террорга каршы» велойөреше, спартакиада, мини-футбол һәм волейбол буенча турнирлар.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы