УФСИН һәм мөфтият хезмәттәшлеге тәҗрибәсе турында китап чыкты

04 сентябрь 2018 ел 16:45
УФСИН һәм мөфтият хезмәттәшлеге тәҗрибәсе турында китап чыкты

Үзәкләшкән дини оешма – Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең Россия җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе белән хезмәттәшлекнең бай һәм нәтиҗәле тәҗрибәсе турында китап нәшер ителде. «Пенитенциарная система и духовно-нравственное воспитание: от наказания к исправлению» китабында мөфтиятнең ТР төзәтү учреждениеләре белән хезмәттәшлеге китерелә: күрсәтмәлелек сыйфатында тоткыннар белән эшләүдә тәкъдим ителгән методларның нәтиҗәлелеге күрсәтелә. Китап авторы, Татарстан Республикасы мөфтиенең социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе Илдар хәзрәт Баязитов моннан тыш иң төп күрсәткечләрнең берсе итеп дингә килгән тоткыннарның кабат җинаятьчелек юлына кабат әйләнеп кайтуларының иң түбән дәрәҗәдә булуын күрсәтә.

Әлеге китап битләрендә автор җәза үтәтү системасының үсеш тарихына туктала һәм әлеге системада рухи-әхлакый, дини тәрбия бирүнең урыны һәм роле турында фикер йөртә. Тәкъдим ителгән хезмәттә җәза бирүдә төзәлү өстенлек итәргә тиешлеге кызыл җеп булып уза. Әлеге юнәлештә мөһим миссияне илебездәге традицион дини конфессия вәкилләренең эшчәнлеге чагылыш таба.

Әлеге китапка үз бәясен Россия җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең дин тотучылар белән эшләү буенча мөдир ярдәмчесе, Татарстан Республикасының атказанган юристы Рафаил Дәүлиев биргән.

Россия җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең матбугат хезмәте фотоматериаллары тәкъдим ителде.
Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы