«Экстремизмга – юк!» ункөнлеге кысаларында спорт чаралары уздырыла

05 сентябрь 2018 ел 09:12
«Экстремизмга – юк!» ункөнлеге кысаларында спорт чаралары уздырыла

Бу көннәрдә Татарстанда «Экстремизмга – юк!» ункөнлеге бара. Аның кысаларында ТР мөселманнары Диния нәзарәте республика мөхтәсибәтләре белән берлектә экстремизм һәм терроризмны профилактикалауга багышланган спорт чаралары оештыра.

6-10 сентябрь көннәрендә Татарстанның Алексеевск, Азнакай, Аксубай, Буа, Алабуга, Чистай муниципаль районнарында, шулай ук Яр Чаллыда  «Ислам террорга каршы» дип исемләнгән велойөреш үткәрү күздә тотыла.

9 сентябрьдә Казанда мөселман һәм православ яшьләре арасында волейбол буенча иптәшләрчә матч була. Очрашу «Яшьләр экстремизмга һәм терроризмга каршы» лозунгы белән Казанның 108нче урта мәктәбе спорт залында узачак. Чара ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан Рус проваславие чиркәвенең Татарстан митрополиясе белән берлектә оештырыла. Матч 15.00дә башлана.

Шул ук көнне Түбән Кама мөхтәсибәте шәһәр һәм район мәчетләренә йөрүчеләр арасында мини-футбол буенча турнир уздырырга ниятли. Спорт чарасы «Гаилә» үзәк шәһәр паркында үтәр дип планлаштырыла. Турнирда Түбән Каманың Үзәк Җәмигъ мәчете, «Нур», «Кызыл Чишмә», шулай ук  Шенгәлче авылы мәчетләре мәхәлләсенә йөрүчеләр катнашачак. Оештыручылар сүзләренә караганда, һәр мәчеттән икешәр команда көч сынашыр дип көтелә. Турнир дуслыкны ныгыту һәм мөселманнарның уңай образын күрсәтү максатыннан  үткәрелә.

Моннан тыш, ункөнлек кысаларында Аксубай мөхтәсибәте район хакимияте белән берлектә «Спорт экстремизмга каршы» дип исемләнгән спартакиада уздырачак. Чара «Юность» спорт комплексында төрле конфессия вәкилләре арасында үткәрелә. Спартакиадада катнашучылар волейбол, аркан тартышу, гир күтәрү, кул көрәше, йөгерү кебек ярышларда көш сынашачак.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы