Татарстан мөселман уку йортларының көндезге бүлекләренә 340 студент кабул ителгән

05 сентябрь 2018 ел 13:34
Татарстан мөселман уку йортларының көндезге бүлекләренә 340 студент кабул ителгән

Яңа уку елында Татарстан Республикасы мөселман һөнәри белем бирү йортларының көндезге уку бүлекләренә барлыгы 340 студент кабул ителгән. Гомумән алганда, быел республика мөселман уку йортларына керү өчен меңгә якын урын каралган. Шуның 650се кичке һәм читтән торып уку бүлекләренә исәпләнгән. Хәзерге вакытта әлеге бүлекләргә студентлар кабул итү дәвам итә.

Татарстанда мөселман мәгариф системасы башлангыч, урта һәм югары баскычлардан гыйбарәт. Башлангыч белемне мәчет каршындагы курсларда алып булса, урта белемне мәдрәсәләр, югары белемне Россия ислам институты, Казан ислам университеты (бакалавриат, магистратура) һәм Болгар ислам академиясе (магистратура, докторантура) бирә. 

Хәзерге вакытта Татарстанда 9 мәдрәсә эшләп килә. Әлеге уку йортлары  имам-хатыйблар, ислам дине нигезләре һәм гарәп теле мөгаллимнәрен әзерли. Белем бирү эшчәнлеге ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының махсус лицензиясе нигезендә башкарыла. Кадрлар урта һөнәри дини белем бирүнең бердәм  стандартларына таянып, шулай ук  мөхтәсибәтләр ихтыяҗларын исәпкә алып  әзерләнә. Хәзерге вакытта барлыгы 3 юнәлештә стандартлар расланган: «Ислам фәннәре һәм тәрбия» (башлангыч әзерлек); «Ислам фәннәре һәм тәрбия, гарәп теле» (төп әзерлек); «Ислам фәннәре һәм тәрбия, гарәп теле» (югары әзерлек). Югары әзерлек программасын «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе гамәлгә ашыра. Бу Россиядәге иң борынгы, мәшһүр һәм зур мәдрәсәләрнең берсе.

Мәдрәсәләрдә уку-укыту  эшчәнлеге көндезге, кичке һәм читтән торып уку бүлекләрендә татар, рус телләрендә бушлай алып барыла. Студентларга стипендия түләү каралмаган, ләкин аерым уңышка ирешкән шәкертләр Татарстан мөфтиенең махсус стипендиясенә ия була ала. Әлеге стипендия сәләтле мөселман яшьләрен кызыксындырырга һәм дини эшчәнлеккә профессиональ нигездә җәлеп итәргә ярдәм итә. Күпсанлы конференцияләр, бәйгеләр, гыйльми укулар, төрле түгәрәк өстәлләр һәм тематик очрашулар исә аларны ачык, җаваплы, иҗади шәхес итеп тәрбияләргә мөмкинлек бирә.

Мәдрәсәләрнең көндезге уку бүлегендә белем алу 3 ел, кичке һәм читтән торып уку бүлекләрендә 4әр ел дәвам итә. Биредә югары квалификациягә ия, ислам дөньясына билгеле дини уку йортларын һәм Россиянең дөньяви уку йортларын тәмамлаган мөгаллимнәр белем бирә. Шәкертләргә уку һәм яшәү өчен барлык уңай шартлар булдырылган: тиешенчә җиһазландырылган уку сыйныфлары, актлар залы, ашханә, спортзал, китапханә, душ бүлмәләре, гыйбадәт заллары бар. Моннан тыш, бушлай тулай торак һәм көнгә өч тапкыр ашату тәкъдим ителә, спорт төрләре буенча түгәрәкләр эшли. Кайбер мәдрәсәләр үз шәкертләренә югары уку йортлары белән хезмәттәшлек нигезендә читтән торып параллель рәвештә югары дөньяви белем алу мөмкинлеген дә бирә.

Уку тәмамланганнан соң, шәкертләргә урта һөнәри дини белем турында диплом бирелә. Мәдрәсәдәге төп программаны үзләштереп, чыгарылыш курс студентлары, югары дини белем алу максатыннан, укуларын Казан ислам университетында дәвам иттерергә мөмкин. Биредә көндезге бүлектә уку дәвамлыгы – 4 ел,  читтән торып уку бүлегендә (бакалавриат) – 5 ел. Мәдрәсәдә укып чыкканнар тизәйтелгән укыту курсын дә үтәргә мөмкин. Россия ислам институтын яки Казан ислам университетын тәмамлап, магистратурага, шул исәптән, Болгар ислам академиясененә, укырга керергә була.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы