Бүген Россия Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко Болгар ислам академиясендә булды. Аны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов алып йөрде. Сергея Владиленовичның академия җитәкчелеге белән очрашуында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан мөфтие урынбасары һәм Болгар ислам академиясе ректоры Рәфикъ Мөхәммәтшин, академия Президенты Камил Исхаков катнашты. Кунак өчен академиядә экскурсия үткәрделәр, шулай ук аның эшчәнлеге белән таныштырдылар һәм беренче уку елының йомгаклары буенча эш нәтиҗәләре турында сөйләделәр. Моннан тыш, Сергей Кириенко Татарстан Республикасында дини өлкәдәге вәзгыятьне һәм мөселман мәгарифе системасын югары бәяләде.
ТР Президенты матбугат хезмәте фотолары файдаланылды.