Татарстанда "Яхшылык яхшылык белән кайта" акциясе уза

06 сентябрь 2018 ел 11:46
Татарстанда "Яхшылык яхшылык белән кайта" акциясе уза

“Экстремизмга – юк!” республика декадасы кысаларында  Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте яшьләр аудиториясенә, шулай ук тулаем киң җәмәгатьчелеккә юнәлдерелгән социаль эшләрне тормышка ашыра.

Мисал өчен, Татарстан мөхтәсибәтләрендә балалар һәм яшьләр арасында исламга уңай мөнәсәбәт формалаштыруга юнәлдерелгән “Яхшылык яхшылык белән кайта” акциясе үткәрелә. Әлеге башлангыч кысаларында Лениногорск районы мөхтәсибәтенең актив яшьләре Лениногорск шәһәре Балалар иҗат йорты һәм Лениногорск шәһәре балалар йорты җитәкчелеге ярдәмендә балалар өчен хәйрия мәдәни-күңел ачу программасы үткәрелде. Балаларга милләтләр һәм конфессияләр арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыту, яхшылык һәм түземлелек кыйммәтләре турында сөйләделәр. Әти-әни назыннан мәхрүм булган һәрбер бала бик күп уңай эмоция һәм җан җылысы ала алды. Балаларны уеннар, иҗади конкурслар, татлы бүләкләр белән сөендерделәр.

Чистай мөселман яшьләре берлеге Татар Ялтаны авылында урнашкан коррекцион мәктәп-интернатында тәрбияләнүче балалар өчен акция үткәрде. Активистлар аларны күңелле уеннар, флешмоб, шарлар һәм татлы күчтәнәчләр белән сөендерде.

"Яхшылык яхшылык белән кайта" акциясен шулай ук Түбән Камада һәм Алабугада үткәрү күздә тотыла.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда «Экстремизмга – юк!» ункөнлеге башланды. Ункөнлек республикада милләтара һәм конфессияара татулыкны ныгыту, терроризмны һәм экстремизмны профилактикалау, шулай ук халыкта террорчылык һәм экстремизм идеологиясенә каршы фикер булдыру максатыннан уздырыла.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы