Хаҗда авырып калган хаҗия кайтты

07 сентябрь 2018 ел 14:33
Хаҗда авырып калган хаҗия кайтты

Бүген 13.35 сәгатьтә Казан аэропортында хаҗдан кайтканда Дубайда авырып калган хаҗи – Наилә Әхмәтҗанованы каршы алдылар. Әлмәттән килгән 81 яшьлек ханым 31 август көнне Мәдинә – Дубай – Казан маршруты белән туган җирләренә кайтып җитәргә тиеш була, әмма Дубай аэропортында хаҗиның сәламәтлеге кинәт начарая һәм аны “ДУМ РТ Хаҗ” оешмасы вәкилләре Дубай хастаханәсенә салалар. Ул биредә һәрдаим табибларның күзәтүендә була, сәламәтлеген ныгыта һәм туганнары белән элемтәдә тору мөмкинлеге тудырыла. “ДУМ РТ Хаҗ” хезмәткәрләре даими рәвештә хастаханә хезмәткәрләре белән аралашып торды. Шулай ук авыруның хәлен белергә күчтәнәчләр белән Дубай шәһәрендәге татар диаспорасы килде.

Хаҗга баручыларны озатып йөрү өчен быел республикабыздан 20 табиб барды. Алар арасында кардиологлар, травматологлар, гинекологлар, инфекция белгечләре булды. Сәфәргә баручыларга менингит һәм дифтериядән прививкалар ясау оештырылды.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы