Татарстан мәчетләрендә “Экстремизмга – юк!” акциясе узды

07 сентябрь 2018 ел 14:54
Татарстан мәчетләрендә “Экстремизмга – юк!” акциясе узды

Бүген “Экстремизмга – юк!” традицион республикакүләм декада кысаларында Татарстан Республикасының барлык мәчетләрендә бердәм җомга вәгазьләрендә экстремизм һәм аның тискәре нәтиҗәләре турында сүз алып барылды.

Үзләренең вәгазьләрендә имам-хатыйблар мәчет мөнбәрләреннән ислам диненең бары тик игелеккә чакыруын ассызыклап, кеше каны коелуга китергән экстремизм һәм террорчылыкның мөэмин-мөселманнар өчен бөтенләй ят күренешләр булуы турында сөйләде. Чыгышларда динебезнең һәм хәнәфи мәзхәбенең асыл кыйммәтләрен барлауга, экстремистик төркемнәрнең ялган идеяләрен фаш итүгә аерым игътибар бирелде. 

“Ислам дине – иң имин дин. Үзе дә сәлам, сәламәт булу, тынычлык сүзләреннән чыккан. Һәрбер мөселман кеше калган кешеләргә карата гадел, ачык күңелле булырга тиеш. Ул яхшылыкка гына өндәп, начарлыктан тыелып, тыеп яшәргә тиеш”, – дип аңлатма бирде Галиев мәчете имамы Тимергали хәзрәт Юлдашев.

Ул шулай ук экстремистик төркемнәрнең куркынычы турында сөйләп узды. “Экстремистларга ни дин, ни мәзһәб, ни хакыйкать кирәк түгел. Әгәр кем дә булса аларның карашлары белән килешмәсә, ул автомат рәвештә динсезгә әверелә”, – дип ассызыклады.

Вәгазьдә шулай ук ислам динен ялгыш рәвештә террорчылык белән янәшә карау темасы күтәрелде. “Җир йөзендәге күп кенә бозыклыкның асылында күркыныч күренеш – террорчылык ята. Террорчылык – балалар, аларның ата-аналары, картлар һәм яшьләр үлеме. Террорчылык – балаларның ятим калулары, җирлекнең куркыныч астында яшәве. Террорчылык – көчле кешеләрнең көчсезләргә үзләренең көчләрен күрсәтүләре! – дип ассызыклады Тимергали хәзрәт. – Террорчылык мөселманнарны да, христианнарны да, яһүдиләрне дә җәберли. Әмма иң начары – террорчылар үзләренең пычрак һәм бозык гамәлләрен “дин флагы” астында, Аллаһы Тәгалә исемен кулланып эшләп, диннең асылын кешеләргә бозып күрсәтәләр”.

Вәгазь ахырында хәзрәт динне кешеләргә карап бәяләүнең ярамаганлыгы турында искә төшерде. “Кеше хаталар һәм гөнаһлар кылырга мөмкин. Әмма безнең динебез – чиста. Ул иминлек һәм тынычлык китерә”, – диде хәзрәт.

Җомга намазы ахырында терактлар вакытында фаҗигале төстә һәлак булганнарның, шаһит киткәннәрнең рухларына дога кылынды. 

Шулай ук Казан мәчетләрендә дини экстремизмга каршы тору буенча промо-акция узды. Җомга намазыннан соң мөселман яшьләре активыннан торган Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте волонтерлары дин кардәшләребезгә һәм мәчеткә килүчеләргә “Ислам против террора” листовкаларын таратты. Аларда якыннарыңа карата көч куллану һәм кысрыклауның, җинаять кылуның ярамавы, шулай ук яхшылык эшләүгә һәм динеңне танып белүгә өндәгән Коръән аятьләре һәм хәдисләр китерелде. Моннан тыш, листовкаларда “белмәү сәбәпле” экстремистик төркемнәргә иярүдән саклану чаралары һәм экстремизмнарның “үзенчәлекле” шәхси сыйфатлары аңлатыла.

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте “Экстремизмга – юк!” декадасын үткәрүдә хезмәттәшлек өчен “БАРС ТВ” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенә рәхмәтләрен җиткерә. “Хозур” нәшрият йорты видеороликлар әзерләде, алар “БАРС ТВ” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте катнашында Казан метросында һәм сәүдә үзәкләрендә күрсәтеләләр. Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте “Экстремизмга – юк!” акциясе кысаларында ачык дәресләр, лекцияләр, конференцияләр, антиэкстремистик спорт чаралары һ.б. үткәрә.

Акцияне оештыруда актив катнашкан өчен Нәзарәт волонтерларга рәхмәт белдерә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Сурәт - 28
Сурәт - 29
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы