Якшәмбедән дүшәмбегә каршы төндә Казанга Татарстан хаҗиларының соңгы төркеме кайтты. Аларны туганнары һәм «ДУМ РТ Хаҗ» хезмәткәрләре каршы алды. Һәр хаҗи үзе белән 5 литр Зәм-зәм суы алып кайтты, аэропортта аларга «ДУМ РТ Хаҗ»дан истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Татарстан хаҗиларының 49 кешедән торган соңгы төркеме «Казаннан эконом» программасы буенча изге җирләрдә хаҗ гыйбадәтләрен үтәп кайтты. Алар «Аэрофлот» авиакомпаниясе очкычларында Казаннан Дубайга кадәр һәм кирегә юл узды. Биредә хәләл туклану оештырылган иде. Моннан тыш, һәр хаҗига Зәм-зәм суын алып кайту уңайлы булсын өчен очкыч багажында өстәмә урын бүлеп бирелде. Дубайдан Мәккәгә алар уңайлы "Мерседес” автобусларында барды. Бу төркемне сәфәр барышында медицина хезмәткәре озатып йөрде.