Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин чит ил мөселман галимнәре – «Коръәнне борынгы һәм хәзерге чорда тәфсир кылу»: «Изге Коръәндә һәм Пакъ Сөннәттә мөэмин мөселман образы» дип исемләнгән IV Халыкара ислам конференциясендә катнашучылар белән очрашты.
Конференция 12 сентябрьдә Казанда узачак. Чараны ТР Изге Коръәнне һәм Пакъ Сөннәтне өйрәнү үзәге, ТР мөселманнары Диния нәзарәте белән берлектә, «Россия – ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме чараларын гамәлгә ашыру кысаларында оештыра.
Мөфтинең Сүрия, Гыйрак, Ливан, Мисыр, Һиндстан һәм Пакистан шәехләре белән очрашуында Татарстан мөфтияте белән хезмәттәшлеке ныгыту мәсьәләләре каралды. Аерым алганда, мөселман мәгарифе һәм фәне юнәлешенә игътибар бирелде. Камил хәзрәт Сәмигуллин кунакларга Татарстан Республикасында ислам белем бирү системасы һәм Болгар ислам академиясе эшчәнлеге турында сөйләде.
Ел саен уздырыла торган «Коръәнне борынгы һәм хәзерге чорда тәфсир кылу» дип исемләнгән халыкара конференция күренекле мөселман галимнәре тарафыннан өйрәнелгән билгеле бер темага багышлана. Быелгы конференциянең темасы Изге Коръән һәм Пакъ Сөннәт буенча мөэмин мөселман образын ачуны максат итеп куя. Халыкара ислам дине галимнәре конференциясе кысаларында бу темага мөрәҗәгать итү очраклы түгел. Хәзерге вакытта дөньякүләм гаммәви мәгълүмат чараларында мөселманнарның, бигрәк тә яшь буынның, тискәре образы формалашкан. Конференциянең төп максаты – бүгенге мөселман образына бәйле ялган стереотипларның дөреслеккә туры килмәвен ачып салу һәм уңай образ тудыру өчен мөселманнарга нишләргә кирәклеге турында киңәш-тәкъдимнәр булдыру.
Конференция эшендә дини һәм дөньяви өлкәләрдә хезмәт куючы белгечләр катнашачак. Чара иртәгә Корстонның «Пушкин» залында 10.00дә башлана.