Мөфти колонияләрдә эшләүче имамнар белән очрашты

18 сентябрь 2018 ел 15:26
Мөфти колонияләрдә эшләүче имамнар белән очрашты

Бүген Казанның “Ярдәм” мәчетенә муниципаль ведомствоара эшче төркемнәрдә эшләүгә җәлеп ителгән дин әһелләре бер көнлек укуга җыелды. Әлеге чарага Татарстанның 20 мөхтәсибе һәм төрмәләр белән эшләүче 9 имам килде. Лекцияләрдән соң бүген 17.00 сәгатьтә “Мөхтәсибәтнең экстремизмны һәм террорчылыкны профилактикалауда тәҗрибәсе” дигән темага түгәрәк өстәл оештырылачак. Фикер алышу эшендә Чаллы, Азнакай, Әлмәт, Аксубай, Актаныш, Баулы, Биектау, Зәй, Алабуга, Кукмара, Лаеш, Түбән Кама, Питрәч, Балык бистәсе, Сарман, Чистай, шулай ук Казан шәһәренең барлык районнары мөхтәсибләре катнаша. Лекторлар “Ведомствоара эшче төркем составында имамның эшчәнлеге”, “Радикаль оешмада катнашучы шәхес психологиясе”, “Тоткыннарның ресоциализацияләшүе тәҗрибәсе”, “Террорчылык характерындагы җинаятьләр кылганнарның гаиләләре белән эшләү”, “Ресоциальләшүдә Европа тәҗрибәсе” темасына лекцияләр укыды.

Бүгенге очрашу кысаларында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин төрмәдә утырып чыккан кардәшләребезгә төрле яктан ярдәм итүнең әһәмияте турында сөйләде: “Төрмәдә утыручылар белән эшләү, һичшиксез, кирәк, чөнки алар без яшәгән җәмгыятькә чыгып, үз урыннарын табалмаса, яңадан туры юлдан тайпылып, җинаять эшләргә мөмкин. Ничек кенә булса да, төрмәдән чыккан кардәшләребезгә булышырга кирәк. Төрмәләр белән эшләү буенча Татарстандагы кебек мөмкинлекләр бүтән төбәкләрдә юк. Өч елга бер генә тапкыр төрмәгә керүче төбәк мөфтиятләре барлыгын беләбез. Безнең, Алаһыга шөкер, һәрбер төрмәгә имамнарыбыз билгеләнгән, алар даими рәвештә тоткыннар белән очрашып, вәгазь-нәсыйхәт сүзләрен җиткереп торалар”. Камил хәзрәт шулай ук Татарстан мөфтиятенең Россиядә иң зур мөфтиятләрдән саналуын һәм тоткыннар белән эшләүдә Татарстанның бар Россиягә үрнәк булуын ассызыклады.

Очрашу барышында “Ярдәм” мәчете имамы Раил хәзрәт Әхмәтов укырга килүчеләрне Татарстан мөфтиенең социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе Илдар хәзрәт Баязитов исеменнән сәламләде һәм катнашучыларга Илдар хәзрәтнең күптән түгел генә дөнья күргән китабын бүләк итте. Әлеге китапта Үзәкләшкән дини оешма – Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең Россия җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе белән хезмәттәшлекнең бай һәм нәтиҗәле тәҗрибәсе турында бәян ителә. «Пенитенциарная система и духовно-нравственное воспитание: от наказания к исправлению» хезмәтендә мөфтиятнең ТР төзәтү учреждениеләре белән хезмәттәшлеге китерелә: күрсәтмәлелек сыйфатында тоткыннар белән эшләүдә тәкъдим ителгән методларның нәтиҗәлелеге күрсәтелә. Китап авторы, Татарстан Республикасы мөфтиенең социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе Илдар хәзрәт Баязитов моннан тыш иң төп күрсәткечләрнең берсе итеп дингә килгән тоткыннарның кабат җинаятьчелек юлына кабат әйләнеп кайтуларының иң түбән дәрәҗәдә булуын күрсәтә.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе белән берлектә 2016 елдан республикабыз төрмәләрендә җәза үтүче мөселманнар белән зур эш алып бара. Әлеге юнәлеш колонияләрдә экстремизм күренешләрен кисәтү максатыннан тормышка ашырыла. Татарстан Республикасының барлык төзәтү учреждениеләрендә гыйбадәт бүлмәләре яки мәчетләр эшли, аларда махсус әзерлекле имамнар хезмәт куя. Алар тоткыннарны дини яктан тәрбия кылу белән шөгыльләнәләр: вәгазьләр укыйлар, дини сорауларга җавап бирәләр, Коръән укырга өйрәнергә ярдәм итәләр. Дин әһелләре белән очрашулар һәр атна саен Татарстанның барлык төрмәләрендә уза. Узган елны төрмәләргә “Хозур” нәшрияты тарафыннан утыздан артык исемдәге китап һәм дисклар тапшырылды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы