Бүген Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә “Вакыф” фондының эшче төркем җыелышы узды.
“Вакыф” фонды җитәкчесе Мансур хәзрәт Җәләлетдин агымдагы елда билгеләнгән план буенча эшчәнлеккә нәтиҗәләр ясады. Ул шулай ук хәзерге вакытта Татарстанның барлык мөселман дини объектларында җылыту сезоны башланып китүе турында хәбәр бирде. Янгын куркынычсызлыгы, газ, электрүткәргечләрнең төзеклеге буенча иминлекне кайгырту максатыннан мөхтәсибәтләр Татарстан мөфтие урынбасарына якын арада хисап бирәчәкләр.