Бүген Галиев мәчетендә Керчь шәһәрендә фаҗигадә һәлак булганнар рухына дога кылачаклар

18 октябрь 2018 ел 09:25
Бүген Галиев мәчетендә Керчь шәһәрендә фаҗигадә һәлак булганнар рухына дога кылачаклар

Бүген Казанның Галиев мәчетендә өйлә намазыннан соң Кырым Республикасының Керчь политехник көллиятендә булган җинаятьчелек актында һәлак булганнарның һәм яраланучыларның рухына дога кылыначак.

Мөхтәрәм мөселман кардәшләребез! Сезне дә Аллаһы Тәгаләгә дога белән мөрәҗәгать итәргә өндибез, Ул Үзенең рәхмәтеннән аермыйча һәлак булучыларның җаннарын кабул итеп алса иде, шулай ук яраланучыларга шифа биреп, һәрбер илне һәм милләтне мондый трагик вакыйгалардан сакласын.

Исегезгә төшерәбез, кичә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин шартлау вакытында һәлак булучыларның туганнары һәм якыннарына кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы