«Ислам. Беренче адымнар» проекты башлану уңаеннан матбугат очрашуы була

22 октябрь 2018 ел 18:23
«Ислам. Беренче адымнар» проекты башлану уңаеннан матбугат очрашуы була

10 ноябрьдә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте намазга һәм ислам нигезләренә өйрәтү буенча интенсив курс – «Ислам. Беренче адымнар» проектын кабат башлап җибәрә. 5 дәрестән торган әлеге курслар атнага бер мәртәбә оештырылачак. Проект тиз арада намаз укырга өйрәнү һәм ислам нигезләре белән танышу мөмкинлеген булдыра. Дәресләрне үткәрү планына укучыларга өйрәтә торган материалларны тарату да кергән. Курсны узганнан соң, проектта катнашучылар исламның төп кануннарын үтәү өчен кирәкле белем багажына ия булачак.

Күптән түгел генә исламга килгән мөселманнар еш кына нәрсәдән башларга кирәклеген, дин нигезләрен кайда үзләштереп булуын белми. «Ислам. Беренче адымнар» проекты нәкъ менә шушы проблеманы хәл итүгә юнәлтелә. Проектта ничек катнашырга? Дәресләрне кем, кайчан һәм кайда уздырачак? Бу һәм башка сорауларга матбугат очрашуының спикеры  – ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге башлыгы Айгөл Биктимерова җавап бирәчәк.

Матбугат очрашуы 25 октябрьдә 13.00дә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узачак. Барлык ММЧ вәкилләрен чараны яктыртуда катнашырга чакырабыз. Аккредитация өчен телефон: 89172939706.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы