Камил хәзрәт Сәмигуллин Уфада мөселман мәгарифе системасы үсеше буенча Татарстан мөфтияте тәҗрибәсе турында сөйләде

23 октябрь 2018 ел 16:08
Камил хәзрәт Сәмигуллин Уфада мөселман мәгарифе системасы үсеше буенча Татарстан мөфтияте тәҗрибәсе турында сөйләде

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Уфада Дәүләт Җыены мәйданчыгы – Башкортстан Республикасы Корылтаенда Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәтенең 230 еллыгына багышлап оештырылган “XXI гасыр мәгариф киңлегендә исламның идеаллары һәм кыйммәтләре” дип исемләнгән XI Халыкара фәнни-гамәли конференция эшендә катнашты.

Форум эшендә Башкортстан Республикасы башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров, Баш мөфти, Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин, шулай ук Россиянең төрле төбәкләреннән, Якын һәм Ерак чит илләрдән галимнәр катнашты.

Мактаулы кунаклар арасында шулай ук Татарстан мөфтие урынбасары, Болгар ислам академиясе һәм Россия ислам институты ректоры Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин, Татарстан мөфтие урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдин, Болгар ислам академиясе профессоры Габдерраззак Габдрахман Әс-Сәгъди бар иде.

Камил хәзрәт искәрткәнчә, мөселман уку йортлары татар халкына исемнәре бар дөньяга билгеле булган дин галимнәре, җәмәгать эшлеклеләре, фәлсәфәчеләрне бүләк иткәннәр: Шиһабетдин Мәрҗани, Габдерәхим Утыз Имәни, Галимҗан Баруди, Морат Рәмзи, Курсави, Ризаэтдин Фәхретдин, Муса Биги, Зәйнулла Рәсүлев һәм башкалар. Алар барысы да гади авыл мәдрәсәләреннән чыксалар да, зур уңышларга ирешә алганнар һәм дөньякүләм танылганнар.

Алга таба ТР мөфтие Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тәҗрибәсе белән уртаклашты – әхлаклы, югары мәдәниятле, сәламәт һәм актив гражданлык карашында торган грамоталы яшьләрне формалаштыруда мөселман мәгарифенең роле турында сөйләде.

Бүгенге көндә Татарстан Республикасында ислам мәгарифе системасы эчтәлеге ягыннан тулысынча формалашкан һәм ул тиешле матди-техник базага, лаеклы укытучылар составына ия һәм кабул ителгән мәгариф стандартларына туры килә. Ел саен республика мәчетләре каршындагы махсус курсларда якынча 30 мең кеше гыйлем ала. Аларга 1400дән артык остаз ислам нигезләре буенча белем бирә. Татарстанда 9 мәдрәсә, Россия ислам университеты һәм Болгар ислам академиясе эшли, аларда 220 мөгалллим укыта һәм барлык бүлекләр буенча 4 мең шәкерт гыйлем ала. 2017 елда Болгар ислам академиясе ачылганнан соң Татарстан Республикасында дини мәгариф системасы тулысынча формалашып бетте, ул хәзер дүрт баскычтан тора: мәчет каршындагы курслар – мәдрәсә – институт – академия. Бу безгә җәмгыять өчен яшәү дәверендә белем алу мөмкинлеген тудыра, Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дигән: “Бишектән алып ләхеткәчә белем алыгыз”, – дип җиткерде ул.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы