«Хәләл» комитеты һәм Казанның Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты җитәкчеләре эшлекле очрашу уздырды

24 октябрь 2018 ел 15:30
«Хәләл» комитеты һәм Казанның Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты җитәкчеләре эшлекле очрашу уздырды

Бүген ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты буенча комитеты рәисе Ирек хәзрәт Җиһаншин Казанның Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты җитәкчесе Рима Мөхәммәтшина белән очрашты. Бу аларның структураларның яңа җитәкчеләре сыйфатында беренче уртак утырышы булды.

Эшлекле очрашу кысаларында комитет һәм департаментның киләчәк хезмәттәшлек юллары, шул исәптән, Казанда хәләл туклану белән тәэмин ителгән мәктәпләр һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре исемлеген киңәйтү, департаментның мәктәпләр һәм балалар бакчалары өчен файдаланыла торган итне тулысынча хәләл стандартларына күчерү мөмкинлеге турында фикер алыштылар. Моннан тыш, департаментны хәләл продукция белән тәэмин итүчеләрне билгеләү һәм авиакомпанияләр өчен бортта тәкъдим ителә торган азык-төлекнең сыйфатын арттыру мәсьәләләре дә каралды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы