ТР МДН “Хәләл” стандартлары Комитеты яңа оешма - «Племенная птицефабрика Линдовская» ЯАҖндә сертификация уздырды. Әлеге предприятие Мари Иле республикасында 2013 елдан бирле эшләп килә. Кошчылык фабрикасы “Черри Велли” токымлы үрдәкләр һәм “Линдовская” токымлы казлар үрчетеп үстерә. Сертификат фабриканың җиһазларын, инвентарен һәм продукцияне җитештерү технологияләрен хәләл станлартларына туры килүеннән чыгып бәяләү нәтиҗәсендә тапшырылды. Тикшерү әлеге оешманың продукцияне чыгару шартлары хәләл кагыйдәләренә ия дип таныды. Барлык продукция Комитетның хәләл билгесе белән тамгаланачак.
Бүгенге көндә Комитет реестрында хәләл продукциясен җитештерүче 118 предприятие теркәлгән, шуларның 72-се – Татарстаннан, 46—сы – Россия регионнарыннан. 2018 елда Комитет 53 предприятиягә Сертификат тапшырды. Россиянең 31 ит җитештерү фабрикасы Комитетның Сертификатына ия.