Мөфти Бөек Британия кунагы белән очрашты

25 октябрь 2018 ел 15:39
Мөфти Бөек Британия кунагы белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтендә эш сәфәре белән хөрмәтле кунак – “Өммәт” дөньякүләм оешмасы менеджеры Мөхәммәд Әюб булды. Очрашу барышында Мөхәммәд Әюб “Коръән хафизлар әзерләү үзәге” өстәмә белем бирү оешмасы эшчәнлеге белән танышты һәм аның эшенә югары бәя бирде.

– Коръәнне өйрәнү, тәфсирләр әзерләү, Коръән-хафизларның классик татар мәктәбен торгызу Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең өстенлекле эш юнәлешләреннән санала, – дип билгеләп узды мөфти һәм татар халкы тарихында Коръәни-Кәримнең урыны турында сөйләде. – Кайчандыр без Коръән-хафизларның көчле мәктәбенә ия булганбыз һәм дөньяда беренче булып басма Коръән чыгарганбыз. Ул шактый популярлык казана һәм “Казан басмасы” исеме белән аталып йөртелә. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте татар халкының матур традициясе – Коръән бастыруны дәвам итә, тәфсирләр һәм Коръән-хафизлар әзерләү буенча эш алып бара.

Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте чыгарган Коръән басмасы Сүриянең вакыфлар министрлыгы каршындагы Коръән эшләре буенча Югары комиссиясе тикшерүен уңышлы үтүен әйтеп узарга кирәк. Нәтиҗәдә, Казанда басылып чыккан Коръән китабы халыкара стандартларга ярашлык турындагы Шәһадәтнамәгә ия булды. Шәһадәтнамәдә Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния Нәзарәте басмасы хәреф һәм сүзләр саны буенча Расм Госмани кануннарына туры килүе күрсәтелә. Шулай ук документта Коръән китабының уку, ятлау, дөрес әйтелеш өчен уңайлы булуы ассызыклана һәм шушы максаттан тексттагы барлык “җиңеләйтү” тамгалары да хуплана. Бу исә гарәп телен белмәгән укучылар өчен аеруча әһәмияткә ия.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы