«Ислам. Беренче адымнар» проектында катнашу өчен гаризалар кабул ителә

25 октябрь 2018 ел 16:21
«Ислам. Беренче адымнар» проектында катнашу өчен гаризалар кабул ителә

Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Ислам. Беренче адымнар» проекты башлану уңаеннан матбугат очрашуы уздырылды. Журналистларның сорауларына ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге башлыгы Айгөл Биктимерова җавап бирде.

Спикер ассызыклап узганча, Исламда беренче адымнарны ясау җиңел түгел, һәм күптән түгел генә дин юлына баскан кешедә бик күп сораулар туарга мөмкин.

«Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте намазга һәм ислам нигезләренә өйрәтү буенча интенсив курс – «Ислам. Беренче адымнар» проектын кабат башлап җибәрә. Әлеге проект халык тарафыннан яратып кабул ителде, узган сезон укучыларыннан бик күп уңай фикерләр ишеттек. Дәресләр намаз укырга омтылышлары булган һәм ислам динен өйрәнүдә беренче адымнарын ясаучыларга юнәлтелә. Проектта, милләтенә карамастан, 12 яшьтән 60 яшькәчә һәркем катнаша ала. Башта проект намазга өйрәтүне генә күз уңында тотты. Әмма намаз уку өчен, кеше, иң беренче чиратта, тәхарәт алырга өйрәнергә тиеш. Мөселманнарның тышкы кыяфәтенә кагылышлы таләпләрне дә белү мөһим. Бу нечкәлекләрне исәпкә алып, без проектның форматын үзгәртергә булдык. Нәтиҗәдә, узган сезон укучылары тәхарәт һәм госел алырга, шәригать кануннары буенча кием сайларга өйрәнде, иманның төп баганалары, шәригать нигезләре турында мәгълүмат алды,  Мөхәммәд Пәйгамбәрнең ﷺ тормышы һәм эшчәнлеге белән танышты»,  – дип сөйләде ул.

Тәүге мәртәбә «Ислам. Беренче адымнар» проекты быел язын якшәмбе көннәрендә Галиев мәчетендә уздырылды. Проектта барлыгы 60ка якын кеше катнашты.

«Беренче сезонда намазга нибары бер дәрес каралган иде. Әмма укучылардан шулкадәр күп сораулар килде. Шуңа бу юлы намазга өйрәтү буенча 3 дәрес уздыру ниятләнә», – дип билгеләп үтте спикер.

Беренче дәрес 10 ноябрь көнне Казанның Галиев мәчетендә үтәчәк. Бу сезонда дәресләр шулай ук атнага бер мәртәбә, әмма шимбә көннәрендә иртәнге 9.00дән көндезге 12.00гә кадәр узачак. Барлыгы 5 дәрес үткәрү күздә тотыла: «Кереш дәрес» (Тәхарәтне ничек алырга?), «Намаз дәресе» (1нче өлеш) (намаз уку тәртибе), «Намаз дәресе» (2нче өлеш) (намазда укыла торган сүрәләр һәм догалар), «Гакыйдә дәресләре» (иманның төп баганалары), «Сира дәресләре» (Мөхәммәд пәйгамбәребез, аның тормышы һәм эшчәнлеге). Соңгы дәрестә проектта катнашучылар белән Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин очрашыр дип планлаштырыла.

Дәресләр бушлай татар һәм рус телләрендә алып барылачак. Проектта катнашкан һәркемгә бүләкләр өләшү каралган. Ислам нигезләрен өйрәнергә килүчеләрне Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең гыйлемле һәм тәҗрибәле хәзрәтләре – Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, Татарстан мөфтиенең  рәсми органнар белән эшләү буенча урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов, Лаеш районындагы «Салих» мәчете имамы Зәкәрия Тимганов һәм шәригать кануннары буенча яшәүче мөселман яшьләре укытачак дип планлаштырыла. Дәресләрне үткәрү планына укучыларга өйрәтә торган материалларны тарату да кергән. 

Айгөл ханым сүзләренчә, хәзерге вакытка проектта катнашырга теләк белдереп, 25 кеше гариза  тапшырган. Гаризалар кабул итү дәвам итә. Дәресләргә язылу өчен биредә теркәлү узарга кирәк. +7 (843) 237-86-18 телефоны аша да язылырга мөмкин.  

Сүз уңаеннан, киләчәктә проектны Казанда гына түгел, Татарстан районнарында да оештыру күздә тотыла.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы