Мөфтияттә чираттагы татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның хезмәте нәшер ителде

26 октябрь 2018 ел 09:26
Мөфтияттә чираттагы татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның хезмәте нәшер ителде

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хозур” нәшрият йорты мәшһүр галим, мәгърифәтче Каюм Насыйриның “Мәҗмәгыль әхбар. Пәйгамбәребез галәйһиссәлам тормышы” хезмәтен нәшер итте. Расүлебезнең ﷺ тормышына бәйле вакыйгалар белән беррәттән, К.Насыйри әлеге хезмәтендә әдәп-әхлак кагыйдәләрен милләтnәшләренең исенә төшерә. Ул заманда ук күренә башлаган әхлакый битарафлыкны үгет-нәсыйхәт биреп кенә түгел, ә гыйбрәт күрсәтү юлы аша хәл итүне мөһимрәк күрә.

Басманы Казан шәһәре, Газовая урамы, 19 йорт (РИИ) адресы буенча алырга, шулай ук www.huzurshop.ru сайтында заказ бирергә мөмкин. Барлык сораулар белән +7 (843) 598-09-42 телефонына мөрәҗәгать итәргә була. Китапның тиражы 1000 данә. Сатудагы бәясе 150 сум.

“Китап – бакча, андагы язулар – шул бакчаның гөлләре”, дигән Каюм Насыйри. Китап, дөрестән дә, бер буынның икенче буынга рухи васыяте, гомернең соңгы чигенә җиткән аксакалның яңа гына яши башлаган кешегә киңәше ул. Әнә шундый аксакал галимнәрнең хезмәтләрен Диния Нәзарәтенең “Хозур” нәшрият йорты күпләп бастыра. 2017 елда гына барлыгы 76 исемдәге китапны дөньяга чыгарды. Аларның гомуми тиражы 54 мең данәне тәшкил итә. Шунысы игътибарга лаек: китапларның яртысыннан күбрәге укучыларның һәм мәдрәсәләрнең күп сораулары буенча кабат  бастырыла.

Нәзарәтнең Darul-Kutub дип исемләнгән электрон китапханәсе шулай ук инкыйлабка кадәрге классик татар галимнәре һәм дин белгечләренең китапларын үз эченә туплаган ресурс булып санала. Сайт персональ компьютерларның барлык экраннарына, смартфоннарга һәм планшетларга яраклаштырылган һәм гади бизәлеше белән аерылып тора. Китапларны автор исемнәре, атамалары һәм категорияләре буенча эзләү уңайланды. Моннан тыш, darul-kutub.com порталының инглиз телдәге версиясе, һәм islam-today.ru сайтында блогы, Facebook челтәрендә үз бите эшли. Бүгенге көндә китапханәдә 854 китап, шул исәптә сирәк һәм иске хезмәтләр дә, урын алган.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы