Татарстан мөфтиятендә «Татарча диктант» язачаклар

26 октябрь 2018 ел 10:39
Татарстан мөфтиятендә «Татарча диктант» язачаклар

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте «Татарча диктант» акциясенә кушылачак һәм аны уздыру мәйданчыкларының берсе булачак. 27 октябрьдә мөфтият хезмәткәрләре күренекле татар классигы Гаяз Исхакый әсәреннән өзек язачак. Текстны Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин укыр дип планлаштырыла.

Чараның төп максаты – татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү. Һәр теләгән кеше, диктант язуда катнашып, үзенең татар телен белү дәрәҗәсен тикшереп карый ала. “Татарча диктант”ны Россиянең 60 төбәгендә һәм 20 чит илдә, шул исәптән Кыргызстан, Германия, Гарәп Әмирлекләре, АКШ, Украина, Чехиядә, язачаклар.

Диктант язганда мобиль җайланмалардан файдалану тыела. Эшләрне КФУның Габдулла Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбе профессор-укытучылары тикшерәчәк. Нәтиҗәләр катнашучыларның электрон почтасына 10 ноябрьдән соң җибәреләчәк.

2017 елда диктантны Россиянең 20 төбәгеннән һәм 10 чит илдән ике меңнән артык кеше язган иде.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы