Татарстан мөфтие билбау көрәше буенча XVI дөнья чемпионаты ачылышында катнашты

26 октябрь 2018 ел 15:54
Татарстан мөфтие билбау көрәше буенча XVI дөнья чемпионаты ачылышында катнашты

Бүген Казанда "Ак барс" көрәш сарае мәйданчыгында билбау көрәше буенча XVI дөнья чемпионаты ачылышы тантанасы узды. Әлеге ярышлар ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында ирекле һәм классик стильләрдә уза. Мәртәбәле турнирда кырыклап илдән йөз сиксәннән артык спортчы катнаша. Аның тантаналы ачылышында Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашты.

Республика мөселманнары башлыгының ярышлар ачылышында катнашуы очраклы түгел. Актив һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау – Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте яшьләр сәясәтенең һәм дәгъвәт эшчәнлегенең аерылгысыз бер өлеше булып тора. Спорт чаралары берләшү, татулыкны ныгытуның һәм яшь мөселманнар мөхитендә, шулай ук традицион конфессия вәкилләре арасында дуслыкны һәм аңлашуны ныгытуның мөһим бер чарасы булып тора. Алар гомум кабул ителгән кыйммәтләр кыйммәтләр һәм “башка” диннәрне кабул итүгә ачык булуның актив гражданлык карашы буенча шәхесне формалаштыруга юнәлдерелгәннәр. Спорт чаралары һәм турнирлар оештыру буенча актив эш яшьләр арасында дини күрәлмаучанлык, сабырсызлык идеяләренә көрәштә бик нәтиҗәле булуын күрсәтте. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дигән: “Көчле мөселман Аллаһы каршында, көчсез мөселманга караганда, күркәмрәк һәм сөеклерәк, гәрчә аларның икесендә дә хәерлелек бар...”

Исегезгә төшерәбез, быел Татарстан имамнары беренче тапкыр массакүләм төстә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин белән бергәлектә “Хезмәткә һәм саклануга әзер” (ГТО) Бөтенроссия физик тәрбия-спорт комплексы сынаулары (тестлар) нормативларын тапшыру буенча чараларда катнашты. Көч, осталык һәм чыдамлылыкны ачыклауга җиде сынау, Татарстанның 48 шәһәр-районы, мөселман руханиларының сиксәннән артык вәкиле – бу дин әһелләре арасында Россиядә беренче булып ГТО нормаларын тапшыру буенча бары беренче нәтиҗәләр генә. Мәрҗани исемендәге Кубокка джиу-джитсу буенча Бөтенроссия турниры һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Кубогына көрәш һәм армрестлинг буенча Республика турнирлары уздыру белән беррәттән, ГТО тапшыру акциясе Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең иң зур спорт башлангычларына әверелде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы