Җомга һәм гает намазларына 33 меңгә якын казанлы йөри

26 октябрь 2018 ел 16:53
Җомга һәм гает намазларына 33 меңгә якын казанлы йөри

Җомга, Корбан һәм Ураза бәйрәмнәре көннәрендә укыла торган намазларда башкалабыз мәчетләрендә 33 мең казанлы һәм шәһәребез кунаклары катнаша. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Казанның 75 мәчетендә статистик исәп-хисап алып бару нәтиҗәләре буенча билгеле булды. Шул ук вакытта мәчетләрнең уртача сыйдырышлыгы 300 кешене тәшкил итә. Аларның иң зурысы – Кол Шәриф мәчете берьюлы үзенә 3 мең кардәшебезне сыйдыра ала. Соңгы елларда ТР Президенты катнашында төп бәйрәм чаралары узган Галиев мәчете 500 кешегә исәпләнгән. Беренче җәмигъ мәчет булып саналган “Мәрҗани” үзенә 600 кешене кабул итә ала. Татарстан буенча барлыгы 1500 мәчет эшли. Мөселман дине гыйбадәтханәләре саны буенча безнең республикабыз Россия төбәкләре арасында икенче урында тора.

– Казанда Җәмигъ мәчете төзелеше мәсьәләсе күптән үзен сиздерә, – дип саный Татарстан мөфтие урынбасары, Кол Шәриф мәчете имам-хатыйбы Илфар хәзрәт Хәсәнов. – Без бер яктан мөселман өммәтенең әлеге фикерне актив рәвештә күтәреп алуына шатбыз, ә икенче яктан – киң җәмәгатьчелекнең дә аны уңай кабул итеп хуплавына рәхмәтлебез. Моннан тыш, Татарстан Республикасы мәчетләрнең саны буенча Россиядә икенче урында тора, ул бары Дагыстаннан гына калыша. Татарстан – мөселман илләре өчен Россия капкасы булып тора, илдәге ислам үсеше юнәлешен билгели, ә Казан мөселман дөньясының Төньяк башкаласы булып танылды, шулай булгач, Корбан һәм Ураза бәйрәмнәрендә гает намазларын дин кардәшләребезнең ачык һавада укырга мәҗбүр булулары бераз сәеррәк тә яңгырый. Үзәк җәмигъ мәчетен ачу әлеге сорауны бөтенләйгә оныттырыр иде.

Татарстан мөфтиенең тагын бер урынбасары, Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдинов болай дип саный: “Ел саен Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов бәйрәмнәр сөенечен өммәттәшләребез белән бүлешә һәм кардәшләребез белән бергә гыйбадәт кыла. Әлеге омтылыш мөселманнар ягыннан да сизелә: алар безнең милли лидерыбыз килгән мәчеткә эләгергә тырыша. Соңгы елларда төп бәйрәм чараларын кабул итүче шундый мәчет булып Галиев мәчете хезмәт итә. Иске татар бистәсенең бизәге, татар архитектурасы һәйкәле, күренекле мәгърифәтче Галимҗан Барудига хөрмәт йөзеннән төзекләндерелгән мәчет ул. Анда реставрация эшләре алып барылганчы төп “намазлык” бәйрәмнәрдә Казанның нәкъ үзәгендә, башкалабызның йөзек кашы – Кол Шәриф мәчетендә – Казан Кремлендә җәелә торган иде. Әмма, Мансур хәзрәт фикеренчә, Президент катнашындагы тантаналарны бер мәчеттән икенчесенә күчереп кенә Казанда мөселман бәйрәмнәрендә теләгән һәркемне сыйдыру проблемасын хәл итеп булмады. "Кол Шәрифкә" йөрү дин кардәшләребез өчен  керү-чыгу юллары катлаулы булу сәбәпле уңайсызлыклар тудырды, ә Галиев мәчете уңайлы урында урнашса да, җитәрлек мәйданга ия түгел. Нәтиҗәдә, әлеге ике бөек мөселман бәйрәме шатлыгы шуның белән бозыла ки, мөселманнар гыйбадәт йортының ишеге төбеннән борылып китәргә яки вәгазь тыңлап, урамда намаз укырга мәҗбүр була. Ә ким дигәндә ун мең кардәшебезне сыйдырган Үзәк җәмигъ мәчетен ачу әлеге мәсьәләне хәл итәргә ярдәм итәр иде”.

Имамнар фикеренчә, татарларның авыллардан Казанга актив рәвештә күчеп килүенә китергән шәһәрләшү (урбанизация) процессы, әлбәттә, хәзерге мөселманнарның рухи тормышында социаль яктан оешуын тәэмин иткәндә исәпкә алынырга тиеш. Моннан тыш, Үзәк җәмигъ мәчет Казанда Россиянең иң матур һәм зур мәчетләреннән генә булып калмыйча, күз явын алырлык архитектура проекты булу өстенә, тотрыклылык, республикада рухи яңарыш һәм толерантлыкны торгызу символларына да әйләнер иде.

– Бабаларыбыз нинди генә заманда да мәчет төзелешенә үзеннән ярдәм итәргә атлыгып торган, – дип искә төшерә Илфар хәзрәт. – Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм дә Мәккәдән Мәдинәгә һиҗрәт кылганнан соң, беренче эш итеп мәчет төзегән. Үзенә өй түгел, ә нәкъ менә мәчет. Чөнки мәчет ул – байлар һәм ярлылар, көчлеләр һәм көчсезләр, бергәләшеп бер рәткә басып Аллаһыга ялварып, гыйбадәт кылырга тезләнеп басу урыннары, шул чакта аларның кардәшлек җепләре ныгый, бер-берсе белән мөнәсәбәтләре үсә. Мәчет бу уңайдан кардәшлекне ныгытучы көчле социаль характерга ия.

"Кыямәт көнендә Аллаһы Тәгалә, кешеләргә мөрәҗәгать итеп, болай дип әйтәчәк: “И, минем күршеләрем, күтәрелегез!” Кешеләр гаҗәпләнәчәк һәм сораячак: “И, Раббыбыз! Сезнең дә күршеләрегез буламыни?” Ул чагында Аллаһы Тәгалә әйтәчәк: “Әйе, алар – мәчет төзегән кешеләр, шул кешеләр минем күршеләрем инде”. Шул чагында әлеге кешеләр күтәреләчәк, аларны хисапсыз Җәннәткә илтәчәкләр, чөнки мәчет ул – Аллаһы йорты һәм Раббыбыз Үзенең күршеләре итеп мәчетләрне төзүчеләрне куячак”, – дип искәртте Мансур хәзрәт.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы