Татарстан мөфтие Индонезиядә очкыч һәлакәте сәбәпле кайгы уртаклаша

29 октябрь 2018 ел 15:10
Татарстан мөфтие Индонезиядә очкыч һәлакәте сәбәпле кайгы уртаклаша

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Индонезиядә очкыч  һәлакәте сәбәпле кайгы уртаклашу белдерде:

"Бүген Индонезиядә зур фаҗига – пассажир очкычы һәлакәтендә189 кешенең гомере өзелде. Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән бу авиаһәлакәттә якыннарын югалтканнарның тирән кайгысын уртаклашам. Россия һәм Татарстан мөселманнары бу югалту ачысын уртаклаша, дин кардәшләренә ныклык тели. Догаларыбыз моның иң яхшы чагылышы булыр: Аллаһы Тәгалә һәлак булганнарның гөнаһларын ярлыкасын, рәхим-шәфкатеннән ташламасын, шулай ук аларның якыннарына бу авыр сынауны кичерерлек сабырлык һәм көч бирсен!

Барыбыз да Аллаһтан килдек һәм Аллаһка кайтачакбыз.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин”.

Фаҗига нәтисендә очкыч бортындагы барлык пассажирлар һәм экипаж әгъзалары һәлак булган.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы