Казанда сәяси репрессия корбаннары рухына дога кылдылар

30 октябрь 2018 ел 10:15
Казанда сәяси репрессия корбаннары рухына дога кылдылар

Бүген, 30 октябрьдә, Россиядә сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә. Казанның Архангел зиратындагы Истәлек комплексы янында киң җәмәгатьчелек һәм дин әһелләре катнашында традицион матәм чарасы уздырылды. Анда катнашучылар һәлак булган тоткыннарны бер минут тынлык белән искә алды. Галиев мәчете имамы Тимергали хәзрәт Юлдашев Изге Коръән аятьләре укыды һәм сәяси репрессия корбаннары рухына дога кылды.

Сәяси репрессия елларында атып үтерелгән, соңрак реабилитацияләнгән ватандашларыбызның тугандаш каберен символлаштырган әлеге мемориал 1998 елның 30 октябрендә Архангел зиратында ачылды. Ул һәлак булганнарның шартлы рәвештә күмелгән урыны булып санала. Истәлек такталарында 2762 фамилия язылган. Алар арасында элеккеге Советлар Союзы, шулай ук чит ил гражданнары да бар.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы