«Зәкят» хәйрия фондына 2,2 тонна гошер китерелде

30 октябрь 2018 ел 16:00
«Зәкят» хәйрия фондына 2,2 тонна гошер китерелде

Бүген ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фондына 2,2 тонна күләмендә гошер китерелде. Балтач мөхтәсибәте 80 капчык бәрәңге, шулай ук чөгендер һәм кабак җибәрде. Яшелчәләр Казанның мохтаҗ гаиләләренә тапшырылачак.

Искәртеп үтик: гошер сәдакасын җыю һәм мохтаҗларга тарату буенча Татарстанда үткәрелгән традицион кампания нәтиҗәләре буенча, Балтач районы 60 тонна гошер тапшырып, әйдәп баручылар рәтендә булды.

Җыелган гошер – яшелчә, шул исәптән бәрәңге, суган, кишер, кәбестә, чөгендер, кабак, шулай ук алма һәм бал хәйрия оешмаларына, Татарстанның дини уку йортларына, социаль учреждениеләргә, тернәкләнү үзәкләренә, шулай ук урыннардагы мохтаҗ гаиләләргә таратылды. Әйтик, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды тарафыннан гына да быел 100гә якын мохтаҗ гаилә азык-төлек белән тәэмин ителде. Халыкны азык-төлек белән тәэмин итү эше муниципаль районнарның социаль яклау органнары белән берлектә башкарылды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы