Камил хәзрәт Сәмигуллин Дубайда татар яшьләре белән очрашты

31 октябрь 2018 ел 11:35
Камил хәзрәт Сәмигуллин Дубайда татар яшьләре белән очрашты

Кичә Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Дубайда яшәүче татар яшьләре белән очрашты. Рәсми булмаган әлеге очрашуда мөфти ТР Мөселманнары Диния нәзарәтенең татар телен һәм мәдәниятен саклау, халыкта милли үзаңны торгызу эшчәнлеге турында сөйләде, шулай ук гыйлем туплауның әһәмиятен ассызыклады. Дубайдагы татар диаспорасы вәкилләре, үз чиратында, Камил хәзрәткә үзләрен кызыксындырган сорауларын бирде.

Очрашу ахырында мөфти яшьләргә милли мәсьәләләргә битараф булмаганнары өчен рәхмәт белдерде һәм Татарстан белән һәрвакыт элемтәдә торуларын теләде. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы