Татарстан мөфтие Халыклар бердәмлеге көненә багышланган чараларда катнашты

04 ноябрь 2018 ел 10:37
Татарстан мөфтие Халыклар бердәмлеге көненә багышланган чараларда катнашты

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Халыклар бердәмлеге көненә багышланган тантаналы чараларда катнашты.

Иртән республика мөселманнары башлыгы князь Петр һәм княгина Феврония һәйкәле ачылган тантанада булды. Әлеге чарада шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов катнашты.

Алга таба бәйрәм чаралары концерт программасы белән М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында дәвам итте. Биредә “Татарстан – безнең йортыбыз” Республика этномәдәни фестиваленең гала-концерты узды, Камил хәзрәт Сәмигуллин да әлеге чараның кунагы булды. Сәхнәдән чыгыш ясап, Республика Президенты Рөстәм Нургали улы дини оешмаларның, шул исәптән Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең җәмгыятьнең рухын ныгытуда ролен ассызыклады. “Рухилыкны яңартуда күп эшләр эшләнә. Әлеге эш мөселманнарның Диния нәзарәте, Рус православ чиркәве митрополиясе, башка конфессияләр белән тыгыз хезмәттәшлектә алып барыла”, – дип билгеләде ул.

"Бу тарихи дата безгә төрле дин, милләт һәм социаль катлау  кешеләренең бердәмләшеп, дошманга каршылык күрсәтеп, Россия дәүләтчелеге яңарышына юл салганы һәм аны ныгытканы турында искә төшерә. Шуңа күрә Халыклар бердәмлеге көнен хаклы рәвештә илкүләм теләктәшлек һәм җәмгыятьнең бердәмлеге символы дип атарга мөмкин. Ул безнең төрле дин һәм милләт булып яшәвебезгә карамастан, Россия дигән уртак бер Ватаныбыз һәм бөек тарихыбыз турында онытмаска чакыра", - диелә Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан мөфти мөрәҗәгатендә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы