Бүген Казанның Галиев мәчетендә җомга намазыннан соң Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең тормыш иптәше Сәкинә Шакир кызы рухына багышлап, дога кылдылар һәм Коръән аятьләре укыдылар.
Сәкинә Шакир кызы Шәймиева, каты авырудан соң, бүген бакыйлыкка күчте. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин аның гаиләсенең кайгысын уртаклашты:
"Шәхсән үземнән, ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм Татарстан өммәте исеменнән, Сәкинә ханымның вафаты сәбәпле, Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең тирән кайгысын уртаклашам. Тормыш иптәшен һәм таянычын югалту белән аның җилкәсенә төшкән авыр хәсрәтне, шулай ук аларның балалары һәм оныкларының җан әрнүен сүз белән аңлатырлык түгел. Сабырлык аларга. Без ихлас йөрәктән Сәкинә Шакир кызы рухына кылган догаларыбызның Раббыбыз тарафыннан кабул ителүен сорыйбыз. Аллаһы Тәгалә аны Үзенең Рәхмәте белән бүләкләп, Җәннәт капкаларын ачсын иде. Барыбыз да Аллаһтан килдек һәм Аллаһка кайтачакбыз!"