19 ноябрьдә Болгарда Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең туган көне хөрмәтенә традицион Мәүлид ән-Нәби чарасы узачак. Бәйрәм Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан алтынчы тапкыр оештырыла.
Мәүлид ән-Нәби Болгар ислам академиясендә узачак һәм “Ислам мәгарифендә хәзерге технологияләр: Татарстан Республикасында ислам мәгарифенең күп баскычлы системасы” фәнни-гамәли конференциясе белән башланып китәчәк. Фәнни форум исламның традицион кыйммәтләрен саклау уңаеннан халыкка дини белем бирү системасы үсеше темасын ачып бирәчәк.
Мәүлиднең төп тантаналары икенде намазыннан соң башланып китәчәк, кунаклар һәм катнашучылар җәмәгать белән Ак мәчеттә намаз укыячаклар. Алга таба программа буенча вәгазьләр һәм Коръән уку каралган. Кичәне татар һәм гарәп телләрендә нәшидләр бизәячәк. Алар Заур Салихов, Илгиз Шәйхразиев һәм камера хоры катнашында яңгыраячак. Сәламләү сүзләре белән мөселман кардәшләребезгә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, ТР премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев һәм башка хөрмәтле кунаклар мөрәҗәгать итәчәк.
Чарада танылган дин һәм дәүләт эшлеклеләре, Россия төбәкләре мөфтиләре, мөхтәсибләр һәм Татарстан мәдрәсәләре вәкилләре катнашачак.