Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның йөкләмәсе белән аның мөхтәсибләр буенча урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдин һәм Түбән Кама имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов Сүрия халкына ярдәм күрсәтү буенча Эшче төркем составында Сүрия дәүләтенә сәфәр кылдылар. Эшче төркем Россия Президенты каршындагы дини берләшмәләр белән бәйләнешләр Советы кысаларында эшли.
Эшлекле сәфәр барышында Сүриянең вакфлар министры Мөхәммәд Әбд Әс-Саттар Сәет белән очрашу уза. Моннан тыш, хәзрәтләр динара багъланышларга багышланган түгәрәк өстәл эшендә катнаша. Иң мөһиме - Сүриянең ятим балаларына Эшче төркем тарафыннан җыелган гуманитар ярдәм күрсәтелә.