Бүген бөтен дөньяда Телевидение көне билгеләп үтелә. Кыска вакыт эчендә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур ТВ» мөселман телеканалы Youtube видеохостингының рус телле мөселман сегментында әйдәп баручыларның берсе булып танылды. Хәзерге көндә «Хозур ТВ»ның Youtube-каналына язылучылар саны 400 меңнән артып китте. Узган ел дәвамында канал контентын дөньяның 115 иленнән 53 миллион кеше караган, ә карауларның гомуми вакыты 183 миллион минуттан артып киткән. Каналда урнаштырылган видеороликларга 1 миллион лайк куелган, аларны 600 меңләп плейлистка өстәгәннәр.
Сүз уңаеннан, күптән түгел «Хозур ТВ» мөселман телеканалы Татарстан Республикасы чикләрен узып, Россия төбәкләренә үтеп керә башлады. Әйтик, 1 ноябрьдән аның тапшыруларын кабельле телевидение аша Түбән Новгород, Оренбург өлкәсе һәм Башкортстан Республикасында яшәүчеләр карый ала. Әлеге килешүләр «Уфанет» акционерлык җәмгыяте белән контракт төзү нәтиҗәсендә тормышка ашты.
«Хозур ТВ» – Россиянең беренче мөселман телевидениесе. Ул үз эшен 2018 елның 1 мартыннан башлап җибәрде. Телевизион проект ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин башлангычы, шулай ук ПАО «Таттелеком» ярдәме белән, җәмгыятьтә традицион ислам кыйммәтләрен пропагандалау максатыннан, гамәлгә ашырылды.
Телевидение татар һәм рус телләрендә интернетта huzurtv.ru сайтында һәм кабельле операторлар челтәрендә күрсәтә. Хәзерге көндә телеканалның аудиториясе Татарстан Республикасындагы 500 мең хуҗалыктан һәм тапшыруларны интернет киңлегендә караучы 2 миллион кешедән гыйбарәт.