Бүген Казанның Галиев мәчетендә җомга намазыннан соң Мәүлид ән-Нәбигә багышланган чара уздырылды. Анда казанлылар һәм башкала кунаклары - барлыгы йөзләп кеше катнашты. Рәсүлебезне ﷺ олылап, дини җырчылар Ильяс Халиков һәм Динар Шәймәрданов мөнәҗәтләр, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе шәкертләре нәшидләр башкарды, җәмәгать белән бергә салаватлар әйтелде.
Тантананы Галиев мәчете имамы Тимергали хәзрәт Юлдашев алып барды. Ул Мөхәммәд Пәйгамбәрнең ﷺ тормышы һәм Мәүлид аеның фазыйләтләре турында вәгазь сөйләде, аның үрнәгендә, ул әйткәннәрен үтәп яшәргә өндәде.