Казанның «Миргазиян» мәчетендә балалар һәм олылар өчен Мәүлид ае уңаеннан тематик чаралар уздырыла. Әйтик, кичә Мөхәммәд Пәйгамбәргә ﷺ багышланган шигъри бәйге оештырылган. Иҗади ярышта 15 яшькәчә 30дан артык бала көч сынашкан. Җиңүчеләргә Ислам тарихы һәм Мөхәммәд Пәйгамбәр ﷺ тормышы турында китаплар, шулай ук истәлекле һәм татлы бүләкләр тапшырылган. Моннан тыш, күптән түгел биредә мөслимәләр өчен Мәүлид ән-Нәби үткәрелгән.
1 декабрьдә «Миргазиян» мәчетендә өйлә намазыннан соң, Мәүлид кичәсе узачак. Мәҗлес кунакларын викторина, вәгазьләр һәм чәй өстәле көтә. Анда катнашуга барлык теләүчеләр түбәндәге адрес буенча чакырыла: Декабристлар урамы, 111.