Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм аның урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов “Кол Шәриф” мәчетендә Финляндиядән килгән дәрәҗәле кунакларны каршы каршы алды.
Мөфти хәзрәтләре рәсми кунакларга мәчетне күрсәтте һәм биредә Изге Коръән китабын тәүлек дәвамында укылу хакында сөйләде, Кол Шәриф мәчетендә сакланучы кисвәне күрсәтте, гыйбадәтханә белән таныштырды.
“Мәчетнең келәмендә геометрик фигура – герих Раббыбызны, ә үсемлек элементы кеше башлангычын тасвирлый”, – диде ул. Кунаклар мәчет архитектурасына соклануларын белдерделәр.
Очрашу чәй өстәле янында дәвам итте һәм мөфти хәзрәт кунакларга татар түбәтәе бүләк итте.