Алты яшьлек Гүзәлдә яман шеш: сабый ярдәм көтә!

19 декабрь 2018 ел 11:13

Тормыш – диңгез, ә кеше гомере – шул диңгездәге бер тамчы. Нинди дулкын, аны кайсы ярга кагып чыгарыр? Бу хакта берәү дә алдан әйтә алмый. Кемдер рәхәтлектә, муллыкта гомер кичерсә, икенче берәүләр, әле яши дә башламас борын, бетмәс-төкәнмәс авырлыклар, очсыз-кырыйсыз дәваланулар аша узарга мәҗбүр. Кечкенә Гүзәл Ногманова – әнә шундый зур һәм җитди сынауга дучар ителгәннәрнең берсе. Алты еллык гомеренең инде бишенче елын сабый баш мие яман шеше дигән рәхимсез диагноз белән көрәшеп, хастаханәләрдә уздыра. Гомумән, Гүзәлнең тормышы гел сынаулардан тора дисәк тә, арттыру булмас, чөнки бүген аңа һәрбер яшәгән көне өчен көрәшергә туры килә. Шушы кыска гына гомере эчендә ул барлыгы биш операция кичергән. Инсульт булып, уң ягын паралич суккан, уң күзе сукырайган...  

«2013 елның 23 декабре – бу көнне аяк астыбызда җир убылгандай булды»

Ногмановлар гаиләсе Татарстанның Питрәч авылында яши.  Гөлчәчәк белән Камил 2011 елда матур гаилә корып җибәрә. Бер елдан, сөенеч өстенә сөенеч өстәп, мәхәббәт җимешләре – кызлары дөньяга аваз сала. Аңа Гүзәл дип исем кушалар. «Гүзәл» төрки-татар теленнән «бик матур, күз явын алырлык» дигәнне аңлата. Сау-сәламәт туган нарасыйларына карап, бәхетле әти-әни киләчәккә якты хыяллар баглый, планнар кора: тиздән Гүзәлләре тәпи китәр, беренче тапкыр «әттә, әннә» сүзләрен әйтер, башта балалар бакчасына йөрер, аннары – мәктәптә укыр, акыллы, чибәр кыз булып үсеп буйга җитәр... Ләкин Ногмановларның бөтен хыял-өметләре бер мизгелдә чәлпәрәмә килеп җимерелә. Яшь тә ике ай вакытта, табиблар кечкенә Гүзәлнең баш миендә яман шеш таба.

Сабый сау-сәламәт булып туа. Ләкин өч айлык чагында бала авырлык җыюдан туктый. Хафага калган ата-ана кызларын Балалар республика клиника хастаханәсенә алып бара. Табиблар сабыйны тикшерә, тик авыруның сәбәбен ачыклый алмый.

 – Сигез айлык вакытта кызыбызның күзләре кырыйга китә башлавын сиздем. Балабызны алып тагын табибларга чаптык. Ул вакытта безгә килгән шул сынаулар иң авырыдыр дип уйлаган идек. Невропатолог белән окулист баш мие эшчәнлеген яхшырта торган дарулар язып бирде. Соңрак, Гүзәлгә бу даруларны бөтенләй эчертергә ярамаганлыгы ачыкланды, – дип искә ала кызның әнисе Гөлчәчәк ханым.

Әмма бу сабый кичерәсе михнәтләрнең башы гына була әле. Яшь тә ике ай вакытта бала тагын авырып китә – ул бертуктаусыз косарга тотына. Аны ашыгыч рәвештә кабат Казанга – бу юлы Балалар республика хастананәсенең гастроэнтерология бүлегенә китерәләр. Төнлә Гүзәлнең гәүдәсен көзән җыера башлый – аяк-куллары таш кебек ката. Компьютер томографиясе ясаткач һәм сабыйны җентекләп тикшергәч, табиблар төгәл диагнозны әйтә: Гүзәлнең баш миендә – яман шеш.

– Яңа ел алды тирәсе – 2013 елның 23 декабре иде бу. Диагнозны ишеткәч, аяк астыбызда җир убылгандай булды. Бөтенләй коелып төштек. Шул мизгелдән берничә ай дәвамында томан эчендә яшәдек. Бу куркыныч авыру нигә нәкъ безнең кызыбызны сайлаган? Бергөнаһсыз сабыебызның нинди гаебе бар?! Әмма, билгеле бер вакыттан соң, үзебезне кулга алдык, чөнки йөрәк парәбезне дәвалау турында уйларга кирәк иде, – дип сөйли кызның әнисе Гөлчәчәк ханым.

Баланың башында кан басымы бик югары була. Өстәвенә, гидроцефалия  үсеш алганлыгы да ачыклана. Диагноз куелган төнне үк, Гүзәлгә кичекмәстән операция ясала, баш миенә шунт куела.

 – Ул чакта яман шеш баш мие сыекчасы юлларын каплап өлгергән иде инде. Кызыбызның нәни организмы шулкадәрле югары кан басымына ничек түзгәндер, билгесез – бу факт хәтта табибларны да аптырашта калдырды. Безне онкология бүлегенә күчерделәр. Химия курслары, уколлар, дарулардан торган тоташ көннәр башланды. Анда дүрт ай чамасы яттык. Шуннан бирле хастаханә безнең икенче йортыбызга әверелде, – дип сөйли Гөлчәчәк ханым.

Гүзәлгә бер еллык химия курсы билгеләнә. Әмма дәвалау уңай нәтиҗә бирми, киресенчә, яман шеш үсүен дәвам итә. Сабый тагын бер еллык химия терапиясе ала. Бу юлы шеш бераз кечерәя. Өч ел дәвамында берөзлексез, алҗыткыч химия курсларыннан соң, яман шешнең тотрыклавына ирешәләр, ягъни ул кечерәйми дә, үсми дә. Ниһаять, Гүзәл өчен дәвалануларсыз гына тыныч тормыш башлана.  Шулай да, һәр өч ай саен тикшеренеп торалар.  Кызганыч, әмма бу бәхетле чаклар озакка бармый шул…

«Операциядән соң, кызыбыз инсульт кичерде, уң ягын паралич сукты, уң күзе сукырайды»

Ел ярым вакыт узгач, быел гыйнвар аенда, яман шешнең кабат үсә башлавы һәм инде шактый зурлыкка җитүе турындагы хәбәр гаиләне бөтенләй өнсез калдыра. Ул чакта табиблар андый зур шешкә химия дә, нурланыш та тәэсир итми, башта аны кечерәйтергә кирәк, аннары гына химия ярдәмендә метастазлардан котылырга була, дип аңлата. 

Февральдә Мәскәүнең Н.Н.Бурденко исемендәге Нейрохирургия фәнни-эзләнү институтында сабыйга ашыгыч операция ясала. Барлыкка килгән шешнең бер өлешен кисеп алалар. Яман шеш күз нервларында урнашканлыктан, хирургия юлы белән аннан бөтенләй котылу мөмкин булмый, чөнки ул очракта Гүзәлнең сукыр калу ихтималы зур була.

Операция уңышлы уза, әмма өч көннән соң, бала үзен кабат начар хис итә башлый. Табиблар моның сәбәбен гормональ үзгәрешләргә бәйләп аңлата. Эндокринология үзәгендә атна дәвамында дәвалану бернинди уңай нәтиҗә бирми: сабый көннән-көн сула, көзән җыеру өянәкләре ешрак кабатлана башлый. 

Кызларына караган саен ата-ана йөрәгенә кан сава. Чарасызлыктан аптырап, гаҗизлектән үзләрен кая куярга белми алар. 

 – Бу операциядән соң, сабыебызның уң ягын тулысынча паралич сукты. Уң як күзе сукырайды. Соңрак, Гүзәлебезнең ишемия инсульты кичергәнлеге ачыкланды. Хәзер ул бөтенләй йөрми, сөйләшми, гел ятып кына тора, - ди кызның әнисе.

Табиблар, көзән җыеру өянәкләренең сәбәбе – кызның баш миенә урнаштырылган шунтта, дип фараз кыла һәм аны алыштыру буенча өстәмә  ике операция ясый. Әмма бу да булышмый. Сабый өянәкләрдән интегүен, иза чигүен дәвам итә. Яман шеш тагын да куәтләнеп, көчәеп китү нәтиҗәсендә, операциядән соң бушап калган урынга да таралган һәм кабат басым ясый башлаган булып чыга. 

Март аенда Гүзәлгә планлаштырылмаган тагын бер ашыгыч операция ясала. Баланың баш сөяген ачып, яман шешнең бер өлешен кабат кисеп алалар. Бу операциядән соң, өянәкләр бетә. Бер айдан соң, 10 циклдан торган химия терапиясе билгеләнә. Сабыйның болай да талчыккан һәм бетерешкән организмы бу юлы химияне бик авыр кичерә. Кызчыкта кан тамырлары тромбозы  килеп чыга – катетер куйган урында шундук тромб барлыкка килә башлый. Нәтиҗәдә, 5 циклдан соң, балага химия терапиясен бирү туктатыла.

Протон терапиясе нурланышы – Гүзәлебезне дәвалауның бердәнбер аяулы ысулы

Бүген Гүзәлнең хәле бик авыр. Аның һәр көне дарулардан, массаждан һәм кан тамыры тромбозын киметә торган уколдан башлана. Сабыйның аяклары шешә. Башы авыртып, төннәр буе елап чыккан чаклары да еш була.

– Хәзер без дары мичкәсе өстендә яшибез төсле. Бик куркабыз, чөнки,  яман шеш, гадәттә, химия терапиясен туктату белән, үсә башлый. Ятсак та, торсак та башыбызда бер генә уй. Кызыбызның хәлләре кинәт катлауланып китеп, без аңа вакытында тиешле ярдәмне күрсәтә алмасак, нишләрбез?! – дип бәргәләнә кызның әти-әнисе.  

Гүзәл табибларның даими күзәтүе астында. Яман шеш үсә башлау белән, балага нурланыш терапиясе алу киңәш ителә. Кан тамырлары тромбозы исә хәлне тагын да катлауландыра. Бу очракта гадәти нурланыш белән дәваларга ярамый. Күрү сәләтен саклап калу өчен, нәкъ менә Протон терапиясен кулланырга кирәк.

Гөлчәчәк ханым әйтүенчә, Протон терапиясе нурланышы – Гүзәлне дәвалауның бердәнбер аяулы ысулы. Ул бик нәтиҗәле, яман шеш үсешен озакка, хәтта гелгә дә туктата ала. Табиблар, өстәмә зарарлар да азрак булачак, дип ышандыра.

Германиянең Мюнхен шәһәрендәге Ринекер протон терапиясе клиникасының бу өлкәдә тәҗрибәсе шактый зур. Әлеге клиника Европада сертификацияләнгән беренче Протон терапиясе үзәге санала.

Гүзәлне Германиягә дәвалануга чакырганнар инде. Тик моның өчен зур сумма – 71 мең евро, ягъни 5 миллион 350 мең сум акча кирәк. Ногмановлар гаиләсе бернинди авырлыкларга карамастан, язмыш сынавыннан көчлерәк булырга тырыша. Ләкин кулларында авыру бала булган, тагын бер кыз үстерүче гаилә ялгызы гына бу сумманы җыеп бетерә алмаячак. Бәлки, җыя да алыр, тик ул вакытта Гүзәлне генә коткарып калып булмас шул. Ашыгырга кирәк, кызның гомерен саклап калуда һәр минут кадерле. Шуңа күрә Ногмановлар бүген башкалардан ярдәм сорарга мәҗбүр. Алар киң күңелле, мәрхәмәтле кешеләрнең күп булуына өметләнә.  Мондый авыр чакта 10 сум да, 100 сум да сизелерлек өлеш кертә ала. 

Хөрмәтле дин кадәшләребез, әгәр сезнең игелек кыласыгыз һәм кечкенә иңнәренә бик зур сынаулар төшкән Гүзәлгә ярдәм кулы сузасыгыз килсә, ЗАКЯТ сүзен язып, 7715 номерына SMS җибәрегез! Акчаны шулай ук 639002629014626229 номерлы Сбербанк картасына күчерергә мөмкин. (Әлмәтов И.М. картасы). Өстәмә мәгълүматны Татарстан Диния Нәзарәтенең “Зәкят” Хәйрия фондында (843) 225-33-22 номеры буенча шалтыратып белергә була.

Гүзәлнең сау-сәламәт, бәхетле киләчәген, әйдәгез, бергәләп якынайтыйк!

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана