Мөфти Үзәкләшкән Дини оешма – «Төньяк Кавказ мөселманнары координацион үзәге» белдерүен хуплады

20 декабрь 2018 ел 14:00
Мөфти Үзәкләшкән Дини оешма – «Төньяк Кавказ мөселманнары координацион үзәге» белдерүен хуплады

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Үзәкләшкән Дини оешма – «Төньяк Кавказ мөселманнары координацион үзәге»нең, Ингушетия шәригать судының бары тик Россия Федерациясе Конституциясе һәм закончылыгы компетенциясенә караган сорауларның үз компетенциясенә кертүен хокукый яктан дөрес булмавы турындагы белдерүен хуплады. Ул түбәндәгеләр хакында билгеләп үтте:

"Без Татарстанда бүген Ингушетиядә Чечня белән чикләрне билгеләү турындагы Килешү кабул ителгәннән соң туган вәзгыятьне зур борчылу белән күзәтәбез. Безне иң хафага салганы – сәяси сорауның нигезсез рәвештә дини төсмер алуы. Исламны сәяси максатларда куллануны катгый рәвештә инкарь итәбез, ә максатка ирешү өчен Шәригать судын җәлеп итүне бу институтның дәрәҗәсен төшерү дип саныйбыз. Татарстанда торып вәзгыятьне объектив бәяләү авыр, әмма Ингушетиянең мөселман лидерларын аек акыл белән эш йөртергә һәм бер диндә булган – тынычлыкка-иминлеккә чакыра торган ислам динен тоткан тугандаш халыклар һәм күрше республикалар арасындагы фикер каршылыкларын хәл итү өчен үзләренең лаеклы абруйларыннан файдаланырга өндибез. Мөфтиләр фәтвәсенең казыйлар карары булмавын һәм аны үтәү мәҗбүри түгеллеген дә искәртәсебез килә.

Дин әһелләре өммәт өчен бар яктан да үрнәк булырга һәм мөселманнарны фетнәләрдән һәм хокуксыз гамәлләрдән тыеп калырга тиеш. Пәйгамбәребез ﷺ әйткән: «Сезнең һәркайсыгыз – көтүче (халык башлыгы), һәркайсыгыз үзегезнең мәхәлләгез өчен җаваплы...». Димәк, безнең бурыч – өммәтне фетнәдән саклау һәм аның чагылышларын юк итү. Коръәндә әйтелгән: «И иман китерүчеләр! Аллаһка итәгать итегез, Рәсүлгә һәм үзегездән булган хөкем ияләренә итәгать итегез» (4:59). Шулай ук анда язылган: «алар Раббыларының иман һәм итәгать дәгъватенә җавап бирәләр, намазларын укыйлар, үзара киңәшәләр» (42:38). Димәк, киңәш-табыш итү – динебездәге принцип. Без Төньяк Кавказ хезмәттәшләребезнең белдерүен хуплыйбыз һәм аңа кушылабыз, күпчелекнең фикеренә колак салу мөһим дип саныйбыз: кешеләрнең дини хисләрендә уйнауга корылган сәяси уеннардан баш тартырга кирәк. Мөселман лидерлары иминлеккә һәм тынычлыкка чакырырга тиеш.”

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы