Болгарда БИА каршында Бөтенроссия Голәмәләр шурасын булдыру турында фикер алыштылар

20 декабрь 2018 ел 15:59
Болгарда БИА каршында Бөтенроссия Голәмәләр шурасын булдыру турында фикер алыштылар

Бу көннәрдә Болгарда “II Ш.Мәрҗани укулары: “Россия мөселманнарының институализация процесслары: үткәне һәм бүгенгесе” дип исемләнгән төбәкара конференция уздырыла. Бүген форумның пленар өлеше утырышында Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашты. Конференциянең мәртәбәле кунаклары арасында Дагыстан Республикасы мөфтие урынбасары Абдулла Аджимоллаев, Чечня Республикасы мөфтиенең тышкы элемтәләр буенча урынбасары Турко Даудов, Кырым мөфтие урынбасары Руслан Баиров, Махачкаланың Үзәк мәчете имамы Зәйнулла Атаев һәм Россиянең башка танылган мөселман дин әһелләре, фән эшлеклеләре, Болгар ислам академиясенең профессор-мөгаллимнәр составы һәм студентлары, башка дини мәгариф оешмаларыннан делегатлар катнашты. Конференциянең тантаналы ачылышында Болгар ислам академиясе каршында Бөтенроссия Голәмәләр шурасы проектын булдыру мәсьәләсе иң мөһим сорауларның берсе булды. Бу төр институтны булдыру ихтыяҗы Россия мөселманнары өммәтенең төрлелеге һәм шуңа бәйле рәвештә, глобаль дини сораулар буенча барлык мөселман төркемнәрнең мәнфәгатьләрен истә тоткан һәм килешенгән уртак карарлар чыгару заруриятенә бәйле. Бу хакта үзенең сәламләү сүзендә Татарстан мөселманнары башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллин да әйтте. Ул, мөселман галимнәренең берләшүе, Россиядә Голәмәләр институтының абруен арттыру өчен мөһим, дип ассызыклап узды.  

Бөтенроссия Голәмәләр шурасын булдыру мәсьәләсенең әһәмияте турында ТР мөфтие урынбасары, Болгар ислам академиясе һәм Россия ислам институты ректоры Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин да сөйләде.  Ул Россия мөселман җәмәгатьчелегендәге икътисади, социаль проблемаларны хәл итүдә Голәмәләр тырышлыгын берләштерүне бүгенге заман өммәтенең өстенлекле бурычлары рәтенә кертте.

Пленар утырыш кысаларында БИА каршындагы Бөтенроссия Голәмәләр шурасының эш принциплары проекты да каралды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы