Кичә Галиев мәчетендә “Бишенче мәзһәб?! Юк, ишетмәдем!” темасына мөселман яшьләре фикер алышу клубының чираттагы очрашуы уздырылды. Утырыш темасы очраклы рәвештә сайлап алынмады. Хәзерге вакытта барлык мөселманнар да үзләре ияргән мәзһәб ысулы буенча белемнәргә ия түгел. Бу өлкәдә ныклы белемгә ия булмыйча торып, мөселманнар арасында фетнә кузгатучылар корбанына әйләнү бик җиңел. Ни өчен мәзһәбләр шулай күп? Сәхабәләр арасында тәклид булганмы? Дүрт мәзһәб берьюлы дөрес була аламы? Бүгенге көндә мөҗтәһидләр бармы? Социаль челтәрләрдә фетнә таратучы адашкан кешеләрнең тозагына ничек эләкмәскә? Әлеге һәм башка күп кенә сораулар турында Галиев мәчетендә мөселман яшьләре вәкилләре фикер алышты. Экспертлар сыйфатында Татарстан Республикасы мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, Россия ислам институты һәм Казан ислам университеты мөгаллиме Әхмәд әл-Хәнәфи чыгыш ясады. Әхмәд хәзрәт – гакыйдә, хәнәфи фикъһе һәм башка ислам фәннәре буенча китаплар һәм мәкаләләр авторы.
Очрашу башында катнашучылар бик күпләрне диярлек борчыган сорауларны караудан башладылар: ни өчен Исламда мәзһәбләр шулкадәр күп? Дүрт мәзһәб ничек берьюлы дөрес була ала? Мөселманнарда, теоретик яктан караганда, фикъһедә бер генә мәзһәб була алыр идеме? Әхмәд хәзрәт җавап бирде: “Юк, була алмас иде. Ни өчен? Әгәр Аллаһы Тәгалә теләгән булса, бер генә мәзһәб булдырган булыр иде. Әмма Аллаһы Тәгалә белгән, кайбер сорауларда мөҗтәһидләр фикерләрдә аерылачаклар, һәм, кайбер үзенчәлекләрне истә тотып [җирлек, менталитет, мәдәният һ.б.], мөселманнарның бер өлеше бер төркемгә, ә калганы башкаларга иярәчәк”. Шул ук вакытта Рөстәм хәзрәт ассызыклап узды: “Фарызлар мәсьәләсендә дүрт мәзһәбнең берсендә дә аерымлыклар юк! Аермалар ваҗибтә, сөннәттә һәм мөстәхәбтә бар”.
Әхмәд хәзрәт сүзләренчә, барлык мөселманнар фикъһ мәсьәләләрендә я мөҗтәһидләр, я мүкаллидләр. "Өченчесе кирәк түгел. Әгәр син мүкаллид икәнсең, кемгә иярүеңне сайла – сәләфләр чорындагы билгеле галимгәме яки торышы-урыны билгеле булмаган замандашкамы", - дип өстәде ул.
Шулай ук катнашучылар сәхабәләр арасында тәкълид мәсьәләсенә тукталды (“тәкълид” сүзе дәлилен белмәгән мәгълүматны кабул итү дигәнне аңлата). Бу күренеш булганмы? Әхмәд хәзрәт аңлатып узганча, тәкълид “иң яхшы кешеләр чоры”нда да булган. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм тормышы ахырында 150 мең тирәсе сәхабә булган, һәм аларның фикъһене һәм ислам дине гамәлләрен аңлау дәрәҗәсе төрле булган. Сәхабәләр арасында гомерен динне өйрәнүгә багышлаучылар, Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләм белән һәрвакыт янәшә булучылар, һәм Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләмне бер генә тапкыр күрүчеләр яки аны бары җомга көнне генә күрүчеләр, ә калган вакытта сәүдә белән шөгыльләнүчеләр дә булган. Билгеле ки, бу вакытта ук мүкаллидләр барлыкка килгән (мүкаллид дип тәкълид кылучыларны атыйлар).
Күп кенә катнашучыларны шундый сорау кызыксындырды: хәзерге вакытта мөҗтәһидләр (“мөҗтәһид” – иҗтиһад кылу сәләтенә ирешкән һәм аңа хокукы булган галим) бармы? Бүген дөньяда кайбер замандашларыбыз үзләрен шулай дип атыйлар һәм үзләре артыннан иярергә чакыралар. Әлеге сорауга җавап биреп, Әхмәд хәзрәт үзен мөҗтәһид дип санау хокукы булган кешеләрнең сыйфатларын әйтеп узды. Дәлил сыйфатында ул имам әш-Шәфигыйның сүзләрен китерде, анда түбәндәгеләр языла: “Аллаһы динендә фәтваны бары Аллаһы Китабын белгән, <…> һәм аның аңлатмаларын, кайсы аятьнең Мәдинәдә, ә кайсыларының Мәккәдә иңгәнен белгән, бу аятьләрдә нәрсә күздә тотылганын, ни сәбәптән иңгәнен белгән кеше генә бирә ала. Шулай ук аның Аллаһы Илчесе салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең хәдисләрен белүе, кайсы хәдисләрнең гамәлдән чыгаручы, ә кайсылары гамәлдән чыкканын ул Коръән турында белгәннән дә азрак белмәскә тиеш. Ул шулай ук гарәп теле, гарәп шигърияте һәм Шәригатьне һәм Коръәнне өйрәнү өчен кирәкле барлык башка фәннәрдән мәгълүматлы булырга тиеш. Һәм шуның белән бергә ул гадел, риясыз, аз сүзле булырга, фикер каршылыкларыннан хәбәрдар булырга тиеш <…>”. Моннан тыш, мисал итеп хәзрәт барлык кешеләргә дә билгеле тарихны искә төшерде, ул имам Әхмәд (имам-мөҗтәһид, сәләф, мөхәддис) турындагы барлык китапларда китерелә. Бер кеше имамга килгән дә, болай дип сораган: “Йөз мең хәдис белгән кеше (мөҗтәһид буламы) фәтва бирә аламы?” Имам Әхмәд әйткән: “Юк”. Ике йөз мең хәдис белгән кеше? Юк. Өч йөз мең хәдис белгән кеше? Юк. Дүрт йөз мең хәдис белгән кеше? Шуннары имам Әхмәд “Бәлки, мөмкиндер” дип аңлаткан кул хәрәкәте ясый.
Фикер алышу ахырында остазларга сорау бирү мөмкинлеге тудырылды. Шулай итеп, бер егетне, әгәр синдә Коръәнне аңлар өчен җитәрлек белем булмаса, ничек итеп үз балаңа Аллаһының Китабыннан аятьләрнең мәгънәләрен дөрес итеп бирү мөмкинлеге кызыксындырды. Әхмәд хәзрәт аңлатып узганча, Кәлам Шәрифтә ачык аятьләр бар, мисал өчен, гайбәтнең гөнаһы, намаз уку, зәкят түләү мәҗбүри булу турында. Аларны, аңлатмасына зыян килүдән курыкмыйча, бирергә мөмкин, чөнки аларда барысы да ачык. Ә менә гакыйдә, фикъһе һәм башка мәсьәләләр турында мәгънәләрне үз эченә алган аятьләрне остаз аларны тапшырудан һәм нинди дә булса аңлатма бирүдән тыелырга тәкъдим итте (әгәр кеше Ислам дине турында тирән белемнәргә ия булмаса).
Мөселман яшьләре фикер алышу клубы проекты Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге тарафыннан тормышка ашырыла. Проект кысаларында мөселман яшьләре вәкилләре актуаль сорауларга җаваплар эзли, төрле өлкәләрдә танылган кешеләр белән киңәшләшә һәм социаль проблемаларны хәл итү юллары белән таныша. Очрашуларда дини сораулар гына түгел, дөньяви мәсьәләләр дә карала.