ТР мөфтие – II Болгар укуларында: "XXI гасырда фән һәм дин бергә атларга тиеш"

24 декабрь 2018 ел 14:25

Бүген Шәһре Болгар күренекле галимнәрне, билгеле дин белгечләрен янә үзенә җыйды. Болгар ислам академиясе мәйданчыгында "II Болгар укулары: "Ислам дөньясында яңарыш процесслары: дини мирас һәм хәзерге заман" дип исемләнгән халыкара конференция ачылды. Фәнни форумның пленар утырышында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, мөфтинең мәгариф буенча урынбасары, БИА һәм РИИ ректоры Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин, Россия һәм чит илләрдән исламны өйрәнүче дистәләгән галимнәр катнашты.

Конференциянең пленар өлешен ачып, Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин әлеге конференция “дини мирас һәм хәзерге тенденцияләрне өйрәнүнең актуаль проблемалары буенча фикер алышу өчен мәйданчык” булуын билгеләп үтте. “Бүген үзенең үсешен кичерүче Россия ислам теологиясе өчен дини мирасны өйрәнүнең хәзерге алымнарын куллану бик мөһим”, – диде ул.

Ул шулай ук татар халкының рухи мирасын барлау һәм халыкка кайтару эше конференцияләр белән генә чикләнмәячәген әйтте. 

Алга таба сәламләү өчен сүз Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга тапшырылды.

«Ислам – камил, төгәлләнгән дин. Кәлам Шәрифтә:  «Динегезне төзеп бетереп тулы кылдым, бирәсе нигъмәтләремне дә ислам дине белән бергә сезгә биреп бетердем һәм риза булып ислам динен сезгә ихтыяр кылдым» («Маидә» сүрәсе, 3 аять). Ислам дине беркайчан да өстәмәләргә һәм үзгәртелүләргә мохтаҗ түгел. Әйе, табигый ки, динебезнең кайбер аспектлары яңа заманны, фәнни ачышларны, халыкның яшәеш шартлары үзгәрүне искә алып кабаттан фикер кузгатылуга дучар була ала, әмма ислам динендә реформалар ясау мөмкин түгел, чөнки ул төгәлләнгән дин», – диде Камил хәзрәт.

Ул ассызыклаганча, күп кенә хәзерге фәнни фактлар һәм ачышлар Коръән Китабында телгә алынган, алар, мисал өчен, физика, астрономия, геология, медицина һ.б. өлкәләренә карыйлар.

 – Башка дин һәм мәдәният вәкилләре исламның һәр миллиметрын диярлек өйрәнә һәм безнең бабаларыбызның мәдәни һәм фәнни байлыклары белән файдаланалар, ә дөнья мөселманнары үз нигезләрен оныттылар, үз диннәрен, китапларын һәм тарихларын өйрәнмиләр, – дип җиткерде Татарстан мөселманнары башлыгы. Аның сүзләре буенча, фән һәм дин бер-берсенә каршы килмиләр. Фән һәм дин – союздашлар, ә дошманнар түгел, бу тарих белән исбатланган һәм ислам дөньясындагы барлык ачышлар дингә бирелгән, тәкъва кешеләр тарафыннан ясалган.

Мөфти шулай ук хәзерге мөселманнар тирәнтен рәвештә дөньяви фәннәрне кулга Коръән тотып өйрәнергә тиешлеген, киләчәк өчен проектлар төзергә һәм бар дөнья берләшмәсе авангардында булырга тиешлекне әйтте.

 – Бүген, мөселман өммәтенең бер өлешендә дөрес булмаган фикер йөри – ислам фәннәре искерде һәм алар архаик, ислам дин әһелләренең фикерләрен өйрәнү кирәк түгел дип сафсата саталар. Әйдәгез көнбатыш илләргә күз төшерик – алар Платон, Аристотель, Декарт хезмәтләрен өйрәнмиләрме? Әлеге хезмәтләр барлык дөньяви уку йортларында өйрәнеләләр һәм үз актуальлеген югалтмыйлар. Үзеңнең классик хезмәтләреңне өйрәнми торып, без фундаментсыз йортны хәтерләтәбез, ул теләсә кайсы мизгелдә җимерелергә мөмкин.

Сәламләү сүзләрен шулай ук Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты профессоры Жибек Сыздыкова, Әфганстан Нахдатул Голәма шурасы башлыгы рәисе Сәид Сәлахеддин Һашими җиткерде. 

Пленар утырыштан соң секцияләр буенча фикер алышу башланып китте.

Фәнни форум ике көн дәвам итәчәк.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана