2019 елның беренче кварталына (һиҗри буенча рабигыль-ахыр - раҗәб 1440) “Шура” дини альманахының егерме өченче саны басылып чыкты.
Бу санга кертелгән вәгазьләр намаз, ришвәтчелек, мәчеттә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, ир-ат вазифалары, Рәгаиб вә Мигъраҗ кичәләре кебек әһәмиятле темаларга багышланган.
Сорау-җавап рубрикасында һәр мөселман белергә тиешле җеназа һәм мөлкәт бүлешү кебек мәсьәләләр хакында сүз бара.
Журнал укучыларга шулай ук Морад Рәмзи тормышы, Ногмани тәфсире, Печән базары мәчете тарихы, Гали радыяллаһу ганһе вә Гайшә анабызның тормышларына багышланган мәкаләләр кызыклы булыр. Имамнар гына түгел, барча мөселманнар да “Дәгъвәт кылу ысулы” һәм Ризаэтдин Фәхретдиннең “Өйләндерүдә ата-ана вазифасы” кебек мәкаләләрдән файда алыр.