Татарстан мөфтие – #fmm7 катнашучыларына: “Белем юлын барган кеше генә үтә”

24 гыйнвар 2019 ел 17:36
Татарстан мөфтие – #fmm7 катнашучыларына: “Белем юлын барган кеше генә үтә”

Бүген, җөмәдәл-әүвәл аеның 18 нче көнендә, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин VII Мөселман яшьләре форумында катнашучылар белән очрашты. Форум  кичәдән бирле Болгарда Ак мәчеттә “мәдрәсә” форматында үтә, биредә егетләр һәм кызлар имам Әбу Хәнифәнең тормыш юлын һәм мирасын тирәнтен өйрәнәләр. Укучыларга танылган остазлар – шәригать һәм хәнәфи мәзһәбе өлкәсендә Россиядә билгеле белгечләр Әбу Гали әл-Әшгари, Әхмәд әл-Хәнәфи һәм Габделҗаббар Шәрәпов лекцияләр укый. Ә бүген форумда катнашучыларга Татарстан мөселманнары башлыгы үзе дә дәрес үткәрде. Очрашуны ул матди байлыкларның түбәнлеге һәм рухи дәрәҗәләргә ирешүнең әһәмияте турында кыска вәгазь белән башлады. “Тәкәбберлек кешеләргә хакыйкатьне күрергә комачаулый”, – дип искәртте ул.

Алга таба вәгазь мастер-класс форматына күчте һәм мөфти ислам белемнәрен үзләштерүнең иң кулай рәвешләре турында сөйләде: “Белем юлын барган кеше генә үтә. Коръән тәфсирләренең бастырылуын көтмәгез, ә үзегез аны укырга өйрәнегез. Аллаһы ризалыгы өчен укырга яратыгыз. Сезнең укымас өчен сәбәпләрегез юк. Әмма никадәр мөмкинлекләрегез бар!” Хәзрәт шулай ук чираттагы тапкыр сыйфатлы ислам мәгарифенең аерылгысыз шарты булып турыдан-туры укытучы һәм укучының аралашуы торуын ассызыклап узды.

Камил хәзрәт үзенең лекциясендә җәмгыятьнең Ауропа фәлсәфәчеләре фикерләренә еш мөрәҗәгать итеп, ислам чыганакларын бөтенләй диярлек игътибарсыз калдыруына бәйле рәвештә үкенеч белдерде: “Безнең үз мөселман чыганакларыбыз бар. Белемне һәм инануларны без шулардан алырга тиеш. Коръәндә барысы да бар! Анда теләсә кайсы сорауга җавап табарга була. Әмма  аның бөтен мәгънәләрен аңларлык дәрәҗәдә киң һәм тирән белемнәргә кешеләр әлегә ия түгел. Шуңа күрә Коръән турында уйланырга кирәк”. Сүзләренә дәлил итеп ул Коръәннән төрле фәннәр, әйтик, психология буенча мәгълүмат бирә торган сүрәләр китерде.

Мөселман яшьләре форумында катнашучылар, билгеле, Татарстанның мөселман өммәте лидерына сорау бирүдән тыелып кала алмады. Камил хәзрәт аларга тәфсилле җавап бирде һәм очрашу ахырында яшьләрне 23 февраль көнне Казанда уздырылачак Мәрҗани исемендәге джиу-джитсу буенча III Бөтенроссия ярышларына чакырды.

“Мөселман яшьләре форумы. Кышкы мәктәп” ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан оештырыла биш көн дәвамында интенсив рәвештә белем алуны күү уңында тота.  Катнашучыларны һәр көнне бай программа көтә. Барлыгы биш дәрес үткәрү ниятләнә. Фәнни-танып белү дәресләре экскурсияләр һәм күңел ачу программасы белән чиратлап алып барылачак. Форум ахырында делегатларга имтихан бирергә туры киләчәк, аның нәтиҗәләре буенча алар Мөселман яшьләре форумында катнашу турында дипломнар алачаклар.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы