«Ярдәм» фонды каршындагы тернәкләндерү үзәгендә күрмәүчеләр өчен курслар башланды

28 гыйнвар 2019 ел 16:14
«Ярдәм» фонды каршындагы тернәкләндерү үзәгендә күрмәүчеләр өчен курслар башланды

Бүген «Ярдәм» милли ислам хәйрия фонды каршындагы укыту-тернәкләндерү үзәгендә сукырлар һәм аз күрүчеләр өчен тернәкләнү курслары башланды. Курслар Россия Федерациясе Президентының гражданлык җәмгыятен үстерүгә юнәлтелгән грантын файдаланып һәм «Ярдәм» хәйрия фонды матди ярдәме белән тормышка ашырыла.

Бу – күрү буенча инвалидлар – күрмәүчеләр һәм аз күрүчеләргә юнәлтелгән «Йөрәк белән күрү һәм ишетү» проекты кысаларында планлаштырылган биш курсның өченчесе. Әлеге курсларга ихтыяҗның шактый югары булуын исәпкә алып, бу юлы Үзәк 45 кеше урынына барлыгы 50дән артык кешене кабул итәчәк.

Традицион рәвештә, бер айлык курсларга Россиянең төрле төбәкләреннән – Саратов, Тверь, Курган, Ульяновск, Кемерово, Оренбург, Волгоград, Мәскәү, Свердловск өлкәләреннән, Пермь һәм Ставрополь крайларыннан, Башкорстан, Марий Эл, Дагыстан, Ингушетия Республикаларыннан, шулай ук Татарстан шәһәрләреннән һәм районнарыннан мөмкинлекләре чикле кешеләр килде.

Практика шуны күрсәтә: курслар күрмәүчеләр арасында югары ихтыяҗга ия, чөнки Россия территориясендә бер үк вакытта дәвалау һәм тернәкләнү программаларын гына түгел, рухи программаларны да гамәлгә ашыра торган бу төр үзәкләр бөтенләй юк диярлек.

2018 елның 1 июнендә «Ярдәм» милли ислам хәйрия фондының белем бирү-тернәкләндерү үзәгендә бөтенләй күрмәүче һәм начар күрүче кешеләр өчен укыту-дәвалау тернәкләндерү курслары проекты РФ Президенты Грантлары конкурсында җиңеп чыкты. Татарстаннан җиңү яулаган 58 проект арасында иң зур күләмле Грантка «Ярдәм» хәйрия фонды ия булды. «Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез» социаль проектының максаты – күрмәүче һәм начар күрүче кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту, аларга психологик һәм медицина ярдәме күрсәтү, җәмгыятьтә җайлашырга, кешеләр белән аралашырга өйрәтү, тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итү. Әлеге социаль проект җәмәгатьчелекнең игътибарын физик мөмкинлекләре чикле булган кешеләрнең проблемаларына җәлеп итү бурычын куя.

«Йөрәк белән күрү һәм ишетү» проекты 2018 елның 11 июненнән эшли башлады һәм ул 2019 елның сентябренә кадәр дәвам итәчәк. Әлеге вакыт аралыгында барлыгы 225 кешене берләштергән биш төркемне укытып чыгару ниятләнә.

Проект кысаларында Луи Брайль системасы буенча укырга, шулай ук «Jaws» махсус программасы ярдәмендә компьютер грамоталылыгына өйрәтү; психологик тернәкләндерү; медицина ярдәме күрсәтү; мәдәни программа һәм экскурсияләр, спорт чаралары оештыру; урында ориентлашу буенча дәресләр уздыру; өй эшләренә өйрәтү; юридик ярдәм күрсәтү; тернәкләнү узганнан соң хезмәттәшлек алып бару, күрмәүчеләргә эшкә урнашырга ярдәм итү күздә тотыла. Укучылар, теләкләренә карап, гарәп графикасын үзләштерә һәм Ислам нигезләренә төшенә  ала. Компьютер грамоталылыгына өйрәтү нәтиҗәсендә күрмәүчеләр мөстәкыйль рәвештә иҗтимагый мәгълүмати ресурсларга керү мөмкинлегенә ия була.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы