Мөфтиләр Коръән тәфсире хакында фикерләште

29 гыйнвар 2019 ел 16:54
Мөфтиләр Коръән тәфсире хакында фикерләште

Бүген,  җөмәдәл-әүвәл аеның 23 нче көнендә, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Мәскәү шәһәре, Үзәк төбәк һәм Чувашия мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов белән очрашты. Очрашуда сүз ике мөфтият арасында эшлекле мөнәсәбәтләрне ныгыту, хезмәттәшлекне үстерү һәм уртак проектларны гамәлгә ашыру перспективалары турында барды. Аерым алганда, мөфтиләр рус һәм хәзерге татар әдәби телендә Коръән тәфсире әзерләүнең актуаль мәсьәләләре хакында сөйләштеләр. Камил хәзрәт Диния Нәзарәтендә Коръән тәфсирләрен әзерләү эше турында хәбәр итте, Әлбир хәзрәттән әлеге хезмәт буенча фикерен сорады.

Коръәнне халык арасында популярлаштыру, тәфсирләр әзерләү, Коръән-хафизларның классик мәктәбен торгызу һәм иҗазалы хафизлар булдыру эшчәнлеген Диния Нәзарәте җаваплы, күпьяклы, эзлекле һәм даими рәвештә башкара. Әлеге эшчәнлекнең өстенлекле юнәлешләре булып халыкара стандартлар буенча Коръән бастыру, татар халкында Коръән бастыру традицияләрен яңарту, татар һәм рус телләрендә тәфсирләр әзерләү, Коръән-хафизлар тәрбияләү тора. Шул рәвешле, Татарстан мөфтияте Россиядә Коръәнне дөрес аңлауга корылган ислам хокукын үстерү өчен фундаменталь җирлек булдыру максатында мөһим эш алып бара. Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Президиумы карары белән 2019 ел Тәфсир елы дип игълан ителде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы