Игътибар: аккредитация!

01 февраль 2019 ел 08:10
Игътибар: аккредитация!

Татарстан Республикасында «ТР мөселманнары Диния нәзарәте имам-хатыйблары тарафыннан гыйбадәт кылулар һәм дини йолалар уздыру турында Нигезләмә» үз көченә керде. Документ нигезле характерга ия, асылда ул Татарстанда сөнни Ислам традицияләрен саклау механизмын эшләтеп җибәрә. Документ расланганчы, Голәмәләр шурасы, Казыйлар шурасы, шәригать белгечләре тарафыннан, Татарстанда дини һәм иҗтимагый өлкәдәге көнүзәк вәзгыятьне исәпкә алып, Нигезләмәгә үзгәрешләр кертү буенча бердәм рәвештә җентекле эш башкарылды. Документ өммәтне үстерүдә нинди әһәмияткә ия, кертелгән өстәмәләрнең асылы нидән гыйбарәт һәм Нигезләмәне ни рәвешле гамәлгә ашыру ниятләнә – әлеге һәм башка сорауларга матбугат конференциясенең спикерлары – Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы әгъзасы Булат хәзрәт Мөбәрәков җавап бирәчәк.

Матбугат конференциясе 4 февраль көнне 13.00дә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узачак. Барлык ММЧ вәкилләрен әлеге чарада катнашырга чакырабыз! Аккредитация өчен телефон: 89172939706.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы