Бөтендөнья “Сөннәт” спорт уеннарын башлап йөрүчеләр Татарстан мөфтиеннән хәер-фатиха алды

01 февраль 2019 ел 14:05
Бөтендөнья “Сөннәт” спорт уеннарын башлап йөрүчеләр Татарстан мөфтиеннән хәер-фатиха алды

Бүген, җөмәдәл-әүвәл аеның 26 нчы көнендә, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтендә “Сөннәт” спорт уеннарның Бөтендөнья оешмасы җитәкчелеге булды. Республика мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән очрашуга әлеге оешманың беренче вице-президенты Марат Кульмухамметов һәм вице-президенты Бахтиёр Джураев килде. Мөхтәрәм кунаклар хәзрәтне Бөтендөнья “Сөннәт” спорт уеннары проекты белән таныштырды.

Башлап йөрүчеләрнең теләге буенча, әлеге ярышларда ислам динендә тыелмаган спорт төрләрен популярлаштыру һәм шәригать кануннарының тулысынча үтәлешен күздә тотыла. “Сөннәт” спорт уеннарына түбәндәге спорт төрләрен кертергә планлаштырыла: көрәш, атта һәм дөяләрдә чабу, йөзү, йөгерү, фехтование (щит белән), сөңге ыргыту һәм уктан ату. Оештыручылар сүзләренә караганда, “Сөннәт” спорт уеннары Бөтендөнья оешмасы 2017 елдан бирле эшли, хәзерге вакытта беренче спорт төре – “Сөннәт” спорт көрәшенең кагыйдәләре эшләнгән. Хәзерге көндә башка спорт төрләре буенча да кагыйдәләр эшләнә. “Сөннәт” көрәше буенча беренче дөнья чемпионаты 2017 елда Оренбургта узган, ә беренче Европа чемпионаты узган елны Ригада үткән.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үз чиратында әлеге башлангычны хуплады һәм Нәзарәтнең спорт өлкәсендәге казанышлары турында сөйләде, шулай ук 23 февральдә Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге джиу-джитсу буенча III Бөтенроссия ярышларына чакырды. Очрашуда Татарстан Республикасының Джиу-джитсу Федерациясе Президенты Айрат Кәлимуллин да катнашты һәм “Сөннәт” спорт уеннарына джиу-джитсуны кертү мөмкинлеген карауны сорады. Очрашу ахырында мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин кунакларга нәзарәтнең спорт залын күрсәтте, тренировкалар үтү тәртибе белән таныштырды.

Актив тормыш рәвешен пропагандалау – ТР мөселманнары Диния нәзарәте яшьләр сәясәтенең аерылыгысыз өлеше. Спорт чаралары берләшү, татулыкны ныгытуның һәм яшь мөселманнар мохитендә, шулай ук традицион конфессия вәкилләре арасында дуслыкны һәм аңлашуны ныгытуның мөһим бер чарасы хезмәт итә. ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең джиу-джитсу буенча Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Кубокка Бөтенроссия турниры һәм ТР спорт министрлыгы һәм Татарстанның билбау көрәше федерациясе белән берлектә оештырылган Мәрҗанинең 200-еллыгына багышланган билбау көрәше буенча Халыкара турнир кебек спорт чаралары яшь мөселманнар арасында аеруча популярлык казанды. Моннан тыш, сәламәт яшәү рәвеше үрнәген шулай ук быел беренче тапкыр массакүләм төстә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин белән бергәлектә “Хезмәткә һәм саклануга әзер” (ГТО) Бөтенроссия физик тәрбия-спорт комплексы сынаулары (тестлар) нормативларын тапшыру буенча чараларда катнашкан Татарстан имамнары күрсәтте. Актив мөселман яшьләре республикада игълан ителгән «Экстремизмга – юк!» ункөнлеге кысаларындагы программаны гамәлгә ашыруда да катнашты. Әйтик, Казанда мөселман һәм проваславие яшьләреннән торган катнаш командалар арасында дустанә матч узды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы