Бүген, җөмәдәл-әүвәл аеның 26 нчы көнендә, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышы узды. Җыелыш ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Мәдәният министры Владимир Мединский катнашында узды. Утырышта хөкүмәт вәкилләре, район башлыклары, мәдәният учреждениеләре җитәкчеләре белән беррәттән, республикабызның төрле конфессия лидерлары, шул исәптән Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да булды.
Утырыш Татарстан Мәдәният министрлыгының 2018 елгы эшчәнлек йомгакларына һәм 2019 елга бурычларына багышланды.