“Бер көнлек мәктәп” кабат “укучылар” җыюны игълан итә

04 февраль 2019 ел 09:10
“Бер көнлек мәктәп” кабат “укучылар” җыюны игълан итә

2 мартта Казанда «Ислам. Беренче адымнар» проекты башлана: анда катнашучылар намаз укырга өйрәнә һәм ислам нигезләренә төшенә алачак.

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте әлеге интенсив курска кабат “укучылар” җыя башлавы турында игълан итә. Проект биш дәрес эчендә намаз уку күнекмәләрен һәм ислам нигезләрен тиз һәм нәтиҗәле рәвештә үзләштерү мөмкинлеген бирә. Гадәттәгечә, атна саен бер дәрес үткәрелә.

“Бер көнлек мәктәп” ислам кануннарын үтәп яши башларга теләгән, әмма дүрт ел дәвамында мәчетләр каршындагы курсларга йөрү өчен җитәрлек дәрәҗәдә буш вакыты булмаган кешеләргә юнәлтелә. Интенсив программасы дәресләрне югары темпта һәм алдан билгеләнгән чикле вакыт эчендә бирә. Шул ук вакытта алынган белемнәр практика белән ныгытылачак, чөнки дәресләр мәчеттә уздырыла.

«Ислам. Беренче адымнар» проектының беренче дәресе 2 март көнне Казанның Галиев мәчетендә үтәчәк. Анда 14 яше тулган теләгән һәркем йөри ала. Дәресләр шимбә көннәрендә 9.00дән 14.00гә кадәр була. Курс программасы үз эченә түбәндәге дәресләрне ала:

1. «Кереш дәрес». Терминология. Ислам динендә рөхсәт ителгән һәм тыелган гамәлләр. Тәһарәт. 

2. «Намаз дәресе»: намаз уку тәртибе. Намазда укыла торган сүрәләр һәм догалар.

3. Ураза, зәкят, хаҗ.

4. «Гакыйдә дәресе»: иманның төп баганалары.

5. «Сира дәресләре»: Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең тормыш юлы.

Барлык дәресләр дә бушлай, укыту исә татар һәм рус телләрендә алып барылачак. Дәресләрне үткәрү планына укучыларга өйрәтә торган материалларны тарату да кергән. Проектта катнашкан һәркемгә бүләкләр өләшү каралган. Ислам нигезләрен өйрәнергә килүчеләрне Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең тәҗрибәле хәзрәтләре һәм яшьләр хәрәкәте волонтерлары укытачак. Курсны узганнан соң, проектта катнашучылар исламның төп кануннарын үтәү өчен кирәкле белем багажына булачак. Моннан тыш, «Ислам. Беренче адымнар» проекты – аралашу даирәсен киңәйтү һәм сезнең кебек үк исламда беренче адымнарын ясаучы мөселманнар белән танышу мөмкинлеге дә.

«Ислам. Беренче адымнар» проекты мөфтият тарафыннан беренче тапкыр  2018 елда гамәлгә ашырылды. Ислам динен өйрәнүдә беренче адымнарын ясаучыларга юнәлтелгән кыскавакытлы бу курслар тиз арада намаз укырга өйрәнү һәм ислам нигезләре белән танышу мөмкинлеген булдыра. Әлеге проектның ике сезоны дәвамында курслар аша барлыгы 170 кеше, асылда, ислам кануннарын үтәп яшәүчеләргә әйләнгән мөселманнар, узды.

Проектта катнашу өчен сылтама буенча теркәлү узарга кирәк.

+7 (843) 237-86-18 телефоны аша да язылырга мөмкин.  

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы